Ышаныч
+12 °С
Облачно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

Бәйрәмгә чагу концерт

Кашка авылында «Яратам сине, Башкортстан!» исеме астында Республика көненә багышланган концерт үтте.

Кашка авылында «Яратам сине, Башкортстан!» исеме астында Республика көненә багышланган концерт үтте. Ул Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты, “Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Шамил Шәрипов тарафыннан оештырылды.

— Бу күркәм бәйрәмгә иң якты хыялларыбыз бәйле. Башкортстан — уртак йортыбыз: безгә якыннарыбыз, хезмәттәшләребез һәм дусларыбыз белән бергә булу, туган ягыбызны ярату мөһим, — дигән ул үзенең тәбрикләү мөрәҗәгатендә. — Башкортстан газ транспортлаучылары үзләрен Аскын районының зур һәм тату командасының бер өлеше дип исәпли ала. Үз җылылыгыбызны безнең ярдәмгә мохтаҗларга өләшәбез, территорияләрне төзекләндерүдә катнашабыз, спорт чараларында очрашабыз, яңа объектлар ачабыз. Ә бүген безне моң бәйрәме берләштерә!

Авыл Мәдәният йорты сәхнәсендә барысының да яраткан һәм билгеле җырларын эстрада йолдызлары Филүс Каһиров, Зөһрә Шәрифуллина башкарды, шулай ук баянчы Ренат Вәлиев чыгыш ясады. Раил Ганиев һәм Айгөл Кыямова чагу, дәртле биюләре белән музыкаль композицияләрне тулыландырды.

Әйткәндәй

— Мәртәбәле кунаклар килүен түземсезлек белән көттек. Чөнки безнең сәхнәдә өч атказанган артист — Филүс Каһиров, Азат Хәлимов, Ренат Вәлиев һәм халык артисты Зөһрә Шәрифуллина кебек, шундый югары дәрәҗә артистларның күптән чыгыш ясаганы юк. Артистларны икмәк-тоз, чәкчәк һәм авыл мәдәният йорты кырында оештырылган ансамбль чыгышы белән каршы алдык. Авыл биләмәсенең барлык торак пунктыннан җыелган тамашачылар эстрада йолдызларының чыгышын зур дулкынлану белән көтеп алды һәм һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Без, биш авыл халкы, шундый матур бәйрәм бүләк иткән өчен депутатыбыз Шамил Шәриповка чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу концерттан чыннан да зур канәгатьлек, дәрт-дәрман, рухи азык алдык.

Сания Салихова, Кашка авылының “Ағинәйҙәр ҡоро” оешмасы рәисе.
Читайте нас