Республикабыз белән бер исемне йөрткән Башкортстан авылында 11 июньдә зур чара — “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үткәрелде. Ул авылның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. Бәйрәм көне алдан ук билгеләнеп, әзерлек эше җитди алып барылганлыктан читтә яшәүче авылдашлар да күп кайткан, күрше авыллардан да килүчеләр бихисап булды.
Бәйрәмне оештыруга авыл депутаты Финат Шәйхиев күп көч салган, әлбәттә, шундый зур чара бер кеше кулы белән генә эшләнми, ә халыкның бердәм тырышлыгы таләп ителә. Бу яктан Башкортстан авылы халкы бик актив, бар эшне дә киңәшләшеп, бергәләшеп башкарырга күнеккән, шуңа быелгы бәйрәм дә бик чагу һәм күңелле үтте, хәтта явып узган яңгыр да кәефне кыра алмады.
Чара авыл зираты янында бакыйлыкка күчкән авылдашлар рухына Коръән аятьләре уку белән башланды. Әйткәндәй, узган ел зират киртәләре заманча материал — профнастилга алыштырылып, мәңгелек йорт урыны тәртипкә китерелгән. Арытаба барысы да бәйрәм булачак урынга — авыл уртасындагы матур, иркен мәйданга җыелды. Бәйрәмне район Советы депутаты, Иске Казанчы урта мәктәбе директоры Мансур Нуриәхмәтов ачып, район хакимияте исеменнән ихлас котлауларын җиткерде һәм һәр эштә активлык күрсәткән авыл депутаты Финат Шәйхиевка истәлекле бүләк тапшырды. Аннары авыл биләмәсе башлыгы Ринат Кыямов бәйрәмдә катнашучыларның барысын да җылы тәбрикләде. Ә мәгариф отличнигы, ветеран укытучы, тынгысыз туган якны өйрәнүче Ансар Солтанов авыл тарихына байкау ясады, авылдан чыккан яу батырлары, тыл эшчәннәре, күренекле шәхесләр турында сөйләде. Туган авылындагы бәйрәмгә ашкынып кайткан “Юлдаш” радиосы дикторы Зөһрә Арсаева да якташларын ихлас котлап, изге теләкләрен җиткерде. Элекке “Дружба” совхозы директоры Дамир Шәисламов үзенең чыгышында Башкортстан авылында элек-электән уңган, бердәм, тырыш халык яшәгәнлеген билгеләп үтте.
Авыл Советы депутаты Финат Шәйхиев бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләр: элекке укытучы Маһирә Гыйләҗеваның барлык балалары, оныклары, Гөлүсә, Рәзит, Рәмил Шәйхиевлар, Гөлфинә һәм Фидус Исламовлар, Гүзәлия Дәүләтшина, Эльвира һәм Рима Зөбәероваларга рәхмәт белдерде. Шулай ук күренекле якташлары Нурихан Гаделне бер минут тын торып искә алдылар.
Бәйрәмгә килүчеләр ике зур казанда пешкән тәмле пылау, шашлык һәм самовар чәеннән авыз итте. Төрле спорт ярышлары, халык уеннары оештырылды, аларда олысы-кечесе бик теләп катнашты һәм бүләкләр алды. Тәтешле, Балтач, Аскыннан килгән сәүдә нокталарында җаның ни тели барысын да табарга була иде. Балалар өчен батутта сикерү, таудан шуу, квадроциклда йөрү зур куаныч өстәсә, өлкәннәр игътибарын сәхнәдә барган бай концерт программасы җәлеп итте. Концертны укучылар Илназ Суфиянов һәм Миләүшә Солтанова оста итеп алып барды. Иске Казанчыдан Мәмдүнә һәм Зөлфәкарь Гафурҗановлар моңлы җырлары белән чарага ямь өстәде. Бәйрәм искиткеч матур булды, кич халык “Барысы да бии” программасына җыелды, иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Маһирә апаның Татарстаннан кайткан оныклары авылның 90 еллыгына 90 тапкыр салют атты, бәйрәм төнге икедә тәмамланды. Башкортстан авылы халкы эшкә дә уңган икәнлеге, күңелле ял итә дә белүе бәхәссез.
Миләүшә Хөсәенова материаллары һәм фотолары.