Ышаныч
+17 °С
Облачно
бәйрәм кайтавазы
31 Декабря 2020, 21:00

Авылдашлар, якташлар очрашты

Җәй айлары үзенең яшеллеге, сандугачлар моңы, кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчкәләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе — очрашу һәм күрешүләр вакыты, дип әйтсәң дә хата булмас. 11 июнь — Яңа Карткисәк авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып, хәтерләрендә озак сакланыр. Чөнки биредә беренче тапкыр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды. Ул көндә бу күркәм чара үтәчәк мәйданга яше-карты, туган төбәген сагынып, очрашуга кайтучылар җыелды. Тәмле аш-су, учактан чыккан төтен исләре еракларга таралды. Күңелле шау-гөр, тирә-якка агылган дәртле көйләр һәркемнең йөрәген җилкендерде.

Җәй айлары үзенең яшеллеге, сандугачлар моңы, кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчкәләре белән күңелне иркәләвен дәвам итә. Елның шушы иң күркәм мизгелләренең берсе — очрашу һәм күрешүләр вакыты, дип әйтсәң дә хата булмас.

11 июнь — Яңа Карткисәк авылы халкы өчен аеруча истәлекле көннәрнең берсе булып, хәтерләрендә озак сакланыр. Чөнки биредә беренче тапкыр “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләп узды. Ул көндә бу күркәм чара үтәчәк мәйданга яше-карты, туган төбәген сагынып, очрашуга кайтучылар җыелды. Тәмле аш-су, учактан чыккан төтен исләре еракларга таралды. Күңелле шау-гөр, тирә-якка агылган дәртле көйләр һәркемнең йөрәген җилкендерде.

Бәйрәмне авыл Советы башлыгы вазифасын башкаручы Гүзәл Гатаулла кызы ачып, биредәгеләрне тәбрикләде, шушы чараны оештыруда актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм грамоталар тапшырды. Арытаба авылның кыскача тарихы белән таныштырып китү өчен шушы төбәктән чыккан, әлеге көндә Аскында яшәүче Вәҗи Сафа улына сүз бирде.

— Яңа Карткисәк авылына 1926 еллар азагында иң беренчеләрдән булып, Миңнегали Миңнегалиев дигән кеше нигез сала. Соңрак Мөхәмәтсафа Гыймазов, Гаян Хәйдаров, Зариф бабай, Вәликәй Галинуров килә, авыл әкрен генә зурая бара. Коллективлашу чоры башлана, 1935-1936 елларда колхоз барлыкка килә, аңа “Маяк” исеме бирәләр. Ул вакытта колхозда нибары алты сыер, ике ат, уннан артык тавык була. Сөтне Куяштырга ташыйлар. Бу эшне Гөлматур исемле апа башкара: көн дә көянтәләп “сепаралка”га (ул вакытта май заводын шулай атаган булалар) илтә торган була. 1956 елда Упканкүлнең “Родина” колхозына кушалар. Халык эчәр суны “Упкын” күленнән ала, шулай ук авыл эчендә тагын да “Кызыл күл” исеме алган күл бар. Тик хәзер халык аннан су алмый, аларны балчык каплаган диярлек. 1950нче еллар башында иске бер өйне мәктәп эшлиләр, укытучы булып, Упканкүлдә туып-үскән Вәлим Нәүширбан улы Нәүширбанов килә. 1957 елда биредә Тәмҗидә Гаделшина укыта. Арытаба Тәмҗидә апага ярдәмгә Светлан Садрислам улы Акберовны җибәрәләр. Ул Башкорт дәүләт университетының физика-математика бүлеген тәмамлаган була. Арытаба Упканкүл авылында директор булып эшен дәвам итә һәм шул вакытта Карткисәктә мәктәп салырга ярдәмләшә, Упканкүлнең әлеге мәктәбен дә ул төзетә.

Һәр җирдәге кебек, кечкенә авыллар да үзенең билгеле кешеләре белән дан тота: беренче шофер Рәфкать Әюпов, бригадир Мәрзәви Мөхәмәтҗанов (күп еллар эшли), тракторчы Мулланур Садиков, атказанган терлекче Әмир Нурмиев, Шәриф Шәрифҗанов тракторда эшләде, бригадир да булды, электрчылар Әүхәт Карамов, Гыймади, Фәрит, Хәмит Нурмиевлар (иң зур гаилә — 13 бала), Таҗетдинов, Зарипов, Хаҗимуллин, Мөхәмәтҗановлар олы игътибарга һәм ихтирамга лаек кешеләр. Шулай ук колхозның агрономы Газим Гаделшин, Упканкүл мәктәбендә директор булып эшләгән, әлеге вакытта Аскында полиция подполковнигы Радик Шәрифгалиев, Мәскәүдә яшәүче отставкадагы милиция майоры Марат Галинуров, колхоз агрономы булган Фәтхелбаян Хәйдәров, урман хуҗалыгының (межлесхоз) элекке директоры Фәниз Таҗетдинов, районда иң беренче булып Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булучы әтием Сафа Гыймазов һәм башкалар Яңа Карткисәк авылының горурлыгы булып тора, — дип авылның кыскача тарихы белән таныштырды Вәҗи Сафа улы.

Арытаба бирегә килүчеләрне матур концерт номерлары көтә иде. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәзинә Фәйзуллина, Айгөл Барыева тамашаны тантаналы ачып, матур җырларын бүләк итте. Шулай ук һәр теләгән кешегә үзенең һөнәрен күрсәтергә мөмкин булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Упканкүл (методист — Зөбәрҗәт Әминева), Султанай (методист — Фларис Шәйнуров) авыл Мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталарының чыгышын барысы да яратып кабул итте.

Спорт (армрестлинг, эстафета тапшыру, гер күтәрү, төрле ярышлар), халык уеннарында да (көянтәләп су ташу, капчык киеп, йомырка кабып йөгерү) һәркем теләп катнашты, бүләкләр алды. Оештыручылар тарафыннан әзерләнгән аш табыны әллә кайдан ук игътибарны үзенә тартып торды. Пылау пешерүчеләр: Әминә Хәкимова, Зифа Кәбирова һәм башкалар, һәр кунакны җылы каршылап, тәмле ризык белән сыйлады. Яңа Карткисәк хатын-кызлары һәм шушы авылдан чыгучы, әмма әлеге вакытта читтә яшәүче уңган хуҗабикәләр дә телеңне йотарлык камыр ашлары әзерләп алып килгән иде. Чараны оештыруда зур ярдәм күрсәтүче Нәфисә Карамова һәм аның сеңелләре, шулай ук авыл Советы депутаты Илдус Галәветдинов җитәкчелегендә яше-карты ихлас ярдәм итте. Аларга олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Әйе, мондый очрашулар, күрешүләр араларны якынайта, туганнарны, дусларны очраштыра. Киләчәктә дә шундый чараларны оештырып тору теләге һәркемдә уянды. Авыл Советы депутаты Фларис Шәйнуров һәм авыл Советы башлыгы Гүзәл Гатаулла кызы тәкъдиме белән оештырылган күркәм бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Чара ахырында яше-карты дәртле көйгә биеп куанды.

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотолары.
Читайте нас