Каз өмәсенә җыелган ханымнар кунакларны милли киемнәрдә, чәкчәк, җыр-моң белән каршы алды. Илдәге пандемиягә бәйле бәйрәмгә халык күп җыелмады. Петропаловка авыл биләмәсе башлыгы Альбирт Кадим улы Кадимов чараны ачып, тәбрикләү, рәхмәт сүзләре җиткерде.
Агымдагы елда Петропавловка авыл биләмәсе, атап әйткәндә, Петропавловка, Любимовка, Шорохово авыллары “Айык ауыл” республика конкурсында катнаша, —диде ул. — Петропавловка авылында шушы уңайдан велоузыш уздырдык. Любимовка авылында Балыкчы көнен билгеләп үттек. Ә Шорохово авылында менә бүген Каз өмәсе оештырабыз. Наилә Мохлис кызына һәм калган оештыручыларга чын күңелдән зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Наилә Мохлис кызы агымдагы елда 50 баш каз карап үстергән. Ә моның өчен бит күпме вакыт, көч, тырышлык кирәк!? Өмәгә килгән ханымнар чын күңелдән аралашып, җырлашып каз йолыкты. Ә аннары казларны бизәкле көянтәләргә элеп, елгага чайкатырга алып төште. Өмә моның белән генә тәмамланмады әле. Ахырда берсеннән-берсе уңганлыкларын күрсәткән хатын-кызларны сый-нигъмәтле табын, аеруча яңа гына табадан төшкән коймак, бәлеш көтте.
Әйткәндәй
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алган. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйган. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар.
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткән.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тоткан. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнә. Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Кичке мәҗлес уенга халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп ясанып килгән.
Күргәнебезчә, каз өмәсе – ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Авыллабызда ул әле дә шулай дәвам итә.