Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
19 октябрь 2020, 18:30

Күркәм бәйрәмнәрен билгеләделәр

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Руфина Фәизова белән әйдәүче белгеч-эксперт Альбина Исламова сентябрь аеның соңгы көнендә, ягъни Өлкәннәр көне алдыннан гаилә парларын тату, бердәм булып яшәүләренең 50 еллык юбилее уңаеннан тәбрикләделәр.

Бер-береңә кирәк-терәк булып 50 ел яшәү гаилә пары өчен бик зур бәйрәм. Алар ярты гасыр дәвамында шатлыкта да, кайгыда да бергә булып, авырлыкларны күркәм сабырлыклар белән кичереп, бербөтен булып гомер йомгагы сүтә.
Район ЗАГС бүлеге күптән түгел Шәрифҗанов һәм Муллаяров гаиләләрен Республика башлыгы Радий Хәбиров исеменнән бергә яшәүләренең 50 еллык юбилее уңаеннан тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Шушы гаилә парлары күркәм бәйрәмнәрен көзнең беренче аенда: Фәнүзә Хәтиф кызы белән Мәлик Муллахан улы — 1 сентябрьдә, Гөлсем Миңнекәй кызы белән Газнәви Фәйзелкарам улы 15 сентябрьдә билгеләп үткән. Шәрифҗановлар дүрт балага гомер бүләк итә. Бәхетле дәү әни белән дәү әти 13 онык сөеп куана. Аларның кунакчыл йорты ел әйләнәсенә балаларның шат тавышыннан тынмый. Биредә һәрвакыт ниндидер аеруча җылы, сихри бер мохит өстенлек итә. Балалар сөекле әти-әниләре янына еш кайта: күрешеп, очрашып, яңалыклары белән уртаклашып тора. Бу гаилә изге күңелле, якты йөзле, кунакчыл. Туганнары, якыннары, дуслары истәлекле көннәре уңаеннан килеп тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткергән.
Муллаяровлар гаиләсе бар гомерләренә җәмгыять иминлеге өчен хезмәт салган. Газнәви Фәйзелкарам улы полиция бүлегендә эшли, Гөлсем Миңнекәй кызы Аскын 1нче мәктәбендә укучыларга биология фәне серләрен ача. Әйткәндәй, ул РФнең һәм БРның Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, шулай ук “Мәгариф отличнигы” һәм “Өлкән укытучы” исемнәренә лаек. Ул эшен, балаларны бик ярата. Укучыларны беренче көннән үк укыткан фәненә җәлеп итә. Муллаяровлар күркәм тәрбия орлыклары салып ул һәм кыз тәрбияләп үстерә. Гөлсем һәм Газнәви Муллаяровлар әлеге вакытта лаеклы ялдалар. Тынгысыз пар кул кушырып утыра торганнардан түгел: йорт-ихаталарын һәрвакыт тәртиптә тоталар, яшелчә-җимеш, агач-куаклар үстерәләр.
Кыскасы, мондый тырыш, булдыклы, үрнәкле гаиләләр олы ихтирамга, хөрмәткә лаек. Алар гомер юлын килешеп, бер фикердә булып яшәп, мәхәббәт, тугрылык дигән кыйммәтләргә өстенлек биреп яши.
Ләйсән Хамматова.
Автор фотосы.
Читайте нас: