Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
5 октябрь 2020, 11:45

Укытучылар көне белән котлау

Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

Бүген 5нче октябрь, Укытучылар көне! Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез... Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
«Кадерле укытучыларыбыз! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Бәйрәм белән сезне кадерле укытучыларыбыз!!!
Иң изге теләкләр белән "Ышаныч!" гәзите коллективы.
Укытучыма
Сезнең язмыш шундый. Борчуларсыз,
Үтмидер ул сезнең көнегез.
Сез бит безгә белем генә түгел,
Йөрәк җылыгызны бирдегез.
Безнең шаянлыклар чәчегезгә
Өстәгәндер көмеш бөртекләр.
Сезнең язмыш шундый. Ярдәм итү
Канат үстергәндә бөркетләр.
Көмеш кыңгырауның соңгы җыры,
Озак чыңлар, чыңлар колакта.
Укытучым биргән ныклы белем,
Офыкларга тарта, еракка.
Без очарбыз шул офыкка карап,
Сезнең караш барыр озатып.
Олы рәхмәт Укытучым!, – диеп.
Баш иярбез сезгә бер кайтып.
Безне алда зур сынаулар көтә,
Мәктәп данын hәрчак якларбыз.
Сездән алган тормыш юлламасын
Мәңге тап төшерми сакларбыз!
Фирдания Нугаева
Фото интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: