Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
8 ноябрь 2019, 12:40

Башкортстанда “Җиңү” марафоны старт алды!

Кичә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Уфа шәһәренең Җиңү паркында “Җиңү” республика марафоны старт алды.

Кичә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Уфа шәһәренең Җиңү паркында “Җиңү” республика марафоны старт алды.

“Җиңү” республика марафоны “Җиңү салюты” республика халык иҗаты фестивале кысаларында агымдагы елның ноябреннән киләсе елның маена кадәр үткәрелә һәм Башкортстанның барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын колачлаячак. Республика марафоны символикасы: "Җиңү” штандарты һәм "Мәңгелек ут" символикасы.
Марафон символик рәвештә 7 ноябрьдә Уфа шәһәренең Җиңү паркында Русия Хәрби Дан көнендә старт алды, нәкъ шул көнне 1941 елда Мәскәүнең Кызыл мәйданында тантаналы парад узды. Бу парад бөтен дөньяга Мәскәү бирешмәячәген күрсәтергә тиеш иде. "Җиңү” республика марафонының иң мөһим бурычларыннан берсе – яшьләргә тарих үрнәгендә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, аны алдагы буыннар тәҗрибәсенә җәлеп итү, Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү.

Чарада Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, республика сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Валерий Шәрипов, Башкортстан Хәрби комиссариатының бүлек җитәкчесе Кәримҗан Сәйфуллин катнаштылар.

– Республика җитәкчелеге исеменнән барыгызны да сәләмлим. Без бүген “Җиңү” марафонына старт бирәбез һәм ул бөтен республика районнарында узачак. Киләсе ел Русиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Марафонда катнашучыларга эшләрендә уңышлар телим. Бүген без эстафетаны Борай районына тапшырабыз. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев.

Җиңү” марафонының штандарты Борай районы хакимиятенең беренче урынбасары Гемир Нуртдиновка бирелде. Анда марафон чарасы 15 ноябрьдә узачак. Борай районындагы марафонда Бөре, Кушнаренко, Аскын, Балтач, Караидел, Мишкә, Борай халкы катнашачак.

Ә инде капсуладагы “Мәңгелек ут” “Мәргән укчы” төркеменә бирелде. Алар легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең атлардагы солдатларын символлаштырды. Әйтергә кирәк, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә зур өлеш кертте.

Автор: Ример Насретдинов

Читайте нас: