Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 октябрь 2019, 19:03

Каләменнән гөлләр тама

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Альфред Хаҗимуллинның шигъри шәлкеме.

“Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулаган Альфред Хаҗимуллинның шигъри шәлкеме.

“Ышаныч”ым

“Ышаныч”ым, “Ышаныч”ым,

Аяк баскан сукмагым.

Сиңа хатлар яза-яза,

Хыялый йөргән чагым.

Шигырьләрем чыкмасмы дип,

Юкка юанган чагым.

Дөнья күрсә синдә алар,

Бетмәс куанган чагым.

Ел артыннан еллар ага,

Елгадай алып җаен.

“Ышаныч”ым һич картаймый,

Яшәрә ул ел саен.

Апасы белән яшиләр

Матур дөньяны бизәп.

“Аскинская новь” — рус милләтле,

Ә үзләре игезәк.

“Йәнтөйәк” башкортча яза,

“Ышаныч”ы — татарча.

“Аскинская новь” русча оста,

Ә бер-берсен аңлаша,

Менә сиңа тамаша!

Әллә шуңа туганлык та

Елдан-ел тагын арта.

Нишлисең бит, нәселләр бер,

Җан тартмаса, кан тарта.

Районымның трибунасы —

Алар менә өчесе.

Ул трибунадан сөйли ала

Олысы һәм кечесе.

Кемдер яза эзләгәнен,

Кемдер яза тапканын.

Берсе — алырдай әйберен,

Бер — нәрсә сатканын.

Кемдер шатлыгын өләшә,

Кемгәдер килгән кайгы...

Алар бозауны тапканнар,

Югалган кара айгыр.

Берәүләрнең улы туган,

Исеме Илгиз икән.

Берәү сарык ите сата,

Бигрәк симез икән.

Күрше малай шигырь язган,

Һич иренми укып чык.

Ходай бирсә, Такташны да

Уздыра бу чукынчык.

Сәлим бабайның юбилее,

Елмаеп тора картың.

Әсма түти илле ел бит

Аңа бердәнбер хатын.

Кашкада өмә узган бит,

Шәп эш, нәрсә әйтәсең.

Билгешлеләр буяп куйган

Кичә зират киртәсен.

Район шулай кайный бирә

Зур тормыш казанында.

Нәрсә генә әйтим икән

Сүземнең азагында.

Көн үзәгендә торырга

Бардыр һәркемгә шанс:

Һәрбер йортка, гаиләгә

Алдырыгыз “Ышаныч”!

Акча була да бетә ул,

Кар беткәндәй яланда.

“Ышаныч”ны югалтмагыз

Шушы авыр заманда.






Читайте нас: