Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 октябрь 2019, 18:57

Күңелендә илһам чишмәсе

Гәзиткә багышлап шигырь, мәкалә язучылар “Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулады.

Гәзиткә багышлап шигырь, мәкалә язучылар “Күңелендә илһам чишмәсе” номинациясендә җиңү яулады. Мәсәлән, Фәүхинә Сәрвәрова (Аскын), Зәвия Шәрифҗанова (Иске Мотабаш), Фәнизә Сәлимгәрәева (Үршәде), Альфред Хаҗимуллин (Аскын), Индира Арсланова (Базанчат) “Ышаныч” гәзитенә багышлап язган шигъри шәлкемнәрен укып ишеттерде. Ә Тюйск авылыннан Татьяна Кашина, Галина Габбасова, Олеся Чернышева гәзиткә кагылышлы такмаклар җырлап ишеттерде. Һәвәскәр шагыйрьләребезнең иҗат җимешләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Кайтуым яшьлегемә

“Ышаныч белән яшәдем,

Ул миңа балам кебек.

Төшемдә дә гәзитемне

Кулыам алам кебек.

Мәңге яшәсен “Ышаныч”,

Үткен булсын каләме.

Аның аша ишетәмен

Хезмәттәшләр сәламен.

Ышанычны югалтмыйча,

Тырышып яшимен дә.

Сезнең янга килүләрем,

Кайтуым яшьлегемә.

Фәйхүнә Сәрвәрова.
Читайте нас: