Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
2 октябрь 2019, 12:23

Бәйрәм гөрләп үтте

Авылларда «Өлкәннәр көне” гөрләп үтте.

Авылларда «Өлкәннәр көне” гөрләп үтте. Күбияз авылында да әби-бабайларыбызны тәбрикләп, авыл мәдәният йортында матур, чагу концерт номерлары әзерләнде һәм мул табын әзерләнде. Чараны авыл хакимияте башлыгы Ришат Мират улы башлап, өлкән буын вәкилләрен тәбрикләде, аларга җан тынычлыгы, игелекле көннәр, сәламәтлек теләде. Авылда нинди генә эшләр эшләнмәсен, аларның төпле киңәше, ярдәме белән башкарылуын ассыкзыклады, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге вакытта ата-бабаларыбызның мәңгелек йортын киртәләү эшләре актив баруын, анда да авылдашларының актив катнашуын, үз техникалары белән ярдәм итүләрен билгеләде, зур рәхмәтен белдерде. Арытаба Фәнис Талип улы табынны ачып, аятьләр укыды, авылдашларына тәмле аш теләде. Һәркем бу көнне мул ризыктан авыз итеп, күңелле концерт номерлары карады, рәхәтләнеп ял итте.
Читайте нас: