#Трезвое село2019 #Аек авыл2019 Казанчы авыл Советы Аскын районы
Башкортстан авылы республикабызда шундый исем белән берәү генә булган кебек авылда яшәгән халык та башкалардан аермалы, теремек. Авыл уңган, булдыклы кешеләре, шулкадәр хозур табигате белән матур.
Бүген биредә 14 йортта 27 кеше яшәвенә карамастан, авылның төзеклегенә, матурлыгына, гөрләп торуына сокланып туймаслык. Һәрбер йорттан җылылык бөркелеп тора. Тәрәзә төбеннән нур чәчеп торган гөлләр күзнең явын алырлык. Ә тәрәзә йөзлекләре ничек бизәлгән?!
Биредә халык бер гаилә булып яши. Авылның тоткасы — Суфияновлар гаиләсе. Алар күпләп кош-корт, мал тота. Авылда кибет булмаганлыктан, якташларына көндәлек кирәк-яраклары кайтарып бирәләр.
— Республикада “Аек авыл” конкурсы үтүен ишеткәч, авылдашлар җыелышып, без инде күптән аек фикерле, динле авыл, әйдәгез, без дә кушылыйк, дип киңәшләшеп бу конкурска кушылдылар. Эшне авылны матурлау, төзекләндерүдән башларга булдылар. Иң беренче булып күп еллар буш утырган клуб бинасын сүтеп, урынын җыештырып куйдылар. Инде иске мәктәп бинасын җыештырып матурларга исәпләре. Авыл халкы билгеләвенчә, төрле чаралар үткәрергә, күмәкләп җыелырга урын булыр, — ди Казанчы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Динисламов.
Авылның иң хөрмәтле кешесе Мөнәвәрә Нуретдин кызы Арсаевага шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Ул үзенең гомер бәйрәмен 50 елдан артык бергә яшәгән авылдашлары, балалары, оныкларын зур табынга җыеп, корбан ашы үткәрергә булды. Һәм бу чара балалары, оныклары, авылдашлары, килгән кунаклар өчен дә олы бәйрәмгә әверелде. Мәҗлес Коръән аятьләре уку, вәгазь сөйләү белән башланды. Арсаевлар гаиләсе, авыл халкы өчен дә бу гадәти хәл. Ни өчен дигәндә, биредә бәйрәм мәҗлесләре эчкесез үтә. Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин Мөнәвәрә Нуретдин кызын махсус килеп котлады, Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды. Ришат Марат улы Мөнәвәрә Нуретдин кызының матур тормыш юлы үтүенә, лаеклы балалар үстерүенә соклануын белдерде, киләчәктә сәламәтлектә, балалар, оныклар куанычында яшәвен теләде. Арытаба Казанчы авыл хакимияте башлыгы Илдар Фәрит улы сүз алып, авыл хакимияте исеменнән Рәхмәт хаты, бүләк тапшырды. Шулай ук Мөнәвәрә Нуретдин кызын район хатын-кызлары советы рәисе Рима Нәбиуллина кайнар котлады һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләген бирде. Котлауларны ак инәйләр дәвам итте. Иң беренче булып район “Ак инәйләр коры” рәисе Ярия Гафур кызы Ялалтдинова якташлары буларак ихлас тәбрикләде. Балачак хатирәләренә бирелеп, күрше Яңа Казанчы авылыннан Башкортстан авылы аша Иске Казанчы мәктәбенә җәяү йөргән чакларын искә алды. Яшь чакларыннан Фәнил абый белән Мөнәвәрә апаның үрнәкле, матур гаилә булып яшәвен ассызыклап үтте. Ярия Гафур кызы котлавына Иске Казанчы авыл биләмәсенең Мәмдүнә Зарипова җитәкчелегендәге “Ак инәйләр коры” җәмәгать оешмасы әгъзалары ихлас кушылды. Алар Мөнәвәрә Нуретдин кызына атап махсус язылган такмакларын җырлап ишеттерде. Гомумән, ак инәйләр Гөлфинә Исламова, Гөлнара Шәйхинурова, Ләйсән Закирова, Асия Хәмәтханова, Флүрә Абдуллина, Фәния Гайсина җәмәгать эшләрендә дә, бәйрәмнәрдә дә Зөлфәкарь Гафурҗановның баян көйләренә кушылып бик актив чыгыш ясыйлар.
Асия Гафур кызы бергә эшләгән елларын сагынып искә алды. Мөнәвәрә апа белән яшьлекләрен сагынып, бер көлешеп, бер елашып та алдылар. Ничек шулай булмасын, 50 елдан артык гомер шунда узган, шуның 40 елга якыны сәүдә өлкәсендә. Сатучы эше элек бик җаваплы да, мактаулы да хезмәт иде. Кешеләрнең гел генә кул акчасы юк, бу очракта ышанып язып бирү бар иде. Ә 90 елларда күпме акчалар алышынып торды, дәфтәрдәге бурычны җыеп алырга да кирәк бит.
— Хәтеремдә бер очрак уелып калган. Бик бәләкәй идем, кызу печән өсте. Товар ташучы Кафил абый килеп туктады, шикәр алып килгән. Мин әнине чакырырга печәнлеккә йөгердем. Әни белән кайттык. Шул көнне әни эштән соң арып кайткач белдем, кибеткә йөз капчык шикәр килгән, шуны әни берүзе дигәндәй машинадан кибеткә ташыган, — дип искә алды Мөнәвәрә апаның кызы Зөһрә.
Мөнәвәрә Нуретдин кызын котларга Иске Мотабаштан Зәвия Шәрифҗанова килгән иде. Ул да бергә сатучы булып эшләгән елларын искә алды.
— Заманында Мөнәвәрә халык сөюен яулаган данлыклы сатучы иде, — диде Зәвия апа. Ул да юбилярга атап язган махсус шигъри күчтәнәчен бүләк итте.
Авылдашлары, балалары, оныклары олылап котлады, чиксез рәхмәтләрен туктаусыз яудырды. Бигрәк тә өч киявенең чын күңелдән әйткән котлавы, рәхмәт сүзләре күңелгә үтеп керде.
— Рәхмәт сиңа, әни. Күркәм тәрбия биреп үстергән кызларыгыз белән яшәвебезгә бәхетлебез. Алар безгә терәк, таяныч, иң беренче, киңәшчебез. Алар янында үзебезне чын ир-егет, балаларыбызның сөекле әтисе итеп тоеп яшибез. Болар бар да сезнең тәрбия, олы хезмәтегез, — дип ихлас рәхмәтләрен җиткерде кияүләре Тимур, Рәфыйк, Рөстәм.
— Әнием, син минем терәгем дә, киңәшчем дә. Синең күңел җылысын тоеп яшибез. Күпме оныгыңа ярдәм итәсең. Олы рәхмәтебез сиңа, безне сөендереп озак яшә, — дип саф күңеленнән чыккан изге котлауларын җиткерде бердәнбер килене Дилара.
Шушы авылның мулласы Әүхәт Шәйхиев Коръән аятьләре укыды, бик фәһемле, күңелне эретерлек вәгазьләр сөйләде. Иман нуры, күңел тантанасы белән балкып торды бу тамаша. Бәйрәмне шигъри юллар, моңлы җырлар белән Вәсилә һәм Илнур Хәбибрахмановлар алып барды. Бакча артында гына терәлеп үскән горур наратларга башын салган зифа каеннар да бу бәйрәмгә сөенеп, үзара нидер сөйләшкән кебек тоелды. Ә өй алдында үскән куакларга кунган нәни кошлар Коръән аятьләренә кушылып, зекер әйткәндәй тоелды миңа. Күңелне ниндидер илаһи моң чорнады. Ихата тулы балалары, оныклары, авылдашлары өчен шундый куанып кайттым. Нинди бәхет! Балачак эзләреңне саклаган, кендегеңнең иң беренче каны тамган, тәү башлап тәпи баскан нигез балкып тора. Әни пешергән бавырсаклар, тәмле ризыклар белән табын тулы. Монда һәркемгә рәхәт, күңел тантана итә. Мөнәвәрә апага Ходай Тәгалә сәламәтлек, бәрәкәтле гомер биреп авылның котын озын-озак саклап, бәрәкәтен арттырып, хәерле гомер кичерергә язсын диясе килә. Амин, шулай булсын.