Мәктәп... Бу сүз һәркем күңелендә якты, онытылмас хатирәләр калдыра. Якты класс бүлмәсе, акбур белән язылып беткән такта, көндәлек, беренче мәхәббәт, таләпчән укытучылар, ата-аналар үгет-нәсихәтләре... Бу вакыт кыйммәтләре Карткисәк мәктәбендә 95 ел кабатлана.
Тантана башлануга санаулы минутлар кала. Музыка уйный, халык, бәйрәм кунаклары җыела, күрешә, хатирәләре белән уртаклаша. Горур дүрт җайдак-укчы бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын: район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илшат Фатихов, “Ак инәйләр коры” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ярия Ялалтдинованы каршылый.
Кыңгырау тавышы тантана башлану турында хәбәр итте. Аннары сәхнәгә Карткисәк мәчете имам-хатыйбы Илдар Мулләхмәтов чыкты. Ул чара имин үтсен дигән теләк белдерде, азан әйтте. Матур итеп бизәлгән мәктәп йорты түрендә чакырылган кунаклар, педагогия хезмәте ветераннары урын алды. Элекке чыгарылыш сыйныф укучылары да белем йортларын юбилее белән котларга килгән. Ришат Марат улы күркәм бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Район хакимияте мәктәпнең киләчәк үсеше, матди-техник базасын ныгытуга 100 мең сум акча бүлде. Котлауларга Илшат Рәшит улы да кушылды — мәгариф бүлеге исеменнән мәктәпкә ноутбук бүләк итте. Карткисәк авыл биләмәсе башлыгы Ринат Миңнемөхәмәтов авыл биләмәсе эшләре белән таныштырды. Ул бәйрәм иганәчеләренә Рәхмәт хатлары, 91 яшьлек Рәйсә Хуҗиевага, күптән түгел генә дөньяга беренче аваз салган Рияна Муллаяровага, бер-берсенә кирәк-терәк булып 59 ел яшәүче үрнәкле пар Махидә һәм Хыйләҗетдин Таҗетдиновларга, 50 ел парлы гомер кичерүче Хәтимә һәм Фәрит Талиповларга, яшь парлар Айгөл һәм Ману Миңнегалиевларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Әмма төп игътибар бу көнне укытучыларга һәм ветеран-педагогларга бүленде.
— Тормышта укытучының роле бик зур. Укучыларның тирә-як мохитне ничек күрүе, кабул итүе, мәктәпне тәмамлаганнан соң, тормыш юлына нинди белем белән аяк басачагы укытучыга бәйле. Ул һәр балага сәләтен ачарга, үстерергә, шәхес булырга, иленең лаеклы гражданины булырга ярдәм итә, — диде мәктәп директоры Лилия Миңнемөхәмәтова. — Безнең мәктәптә иҗади карашлы, актив, тирән белемле укытучылар, кыскасы, үз эшенең осталары хезмәт сала. Укучыларыбыз төпле белем ала, мәктәбебез үсешә, коллектив һәрвакыт иҗади эзләнүдә. Белем учагы 95 ел дәвамында күркәм гореф-гадәтләрне саклый, бай тәҗрибә туплаган укытучылары белән дан тота. Бүген биредә 49 бала белем ала. Ә иң мөһиме, мәктәбебезнең киләчәге — 1 сыйныф укучылары бар. Яңа уку елында дүрт бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә.
Бәйрәм үзенчәлекле, аеруча бер сихри мохиттә үтте. Төрле елларда хезмәт салган укытучыларга рәхмәт сүзләре, педагоглар, укучылар башкаруында җырлар яңгырады. Тантаналы өлештән соң очрашу дәвам итте: хатирәләр яңарту, укытучылар, сыйныфташлар белән аралашу, истәлеккә фотога төшү. Туган мәктәпнең юбилей көне авыл халкы һәм кунаклар хәтерендә озакка сакланыр.
Бәйрәм чарасында урындагы осталар күргәзмәләре оештырылды. Һәрберсе чагу әкият дөньясе кебек аерылып торды. Кунаклар беренче булып Мулләхмәтовлар өстәленә килде. Хуҗалар яңа гына суыртылган бал, татлы бавырсак һәм самовардан кайнар чәй тәкъдим итте. Әлфия Харисова, Роза Хаматханова, Фәнзия Динисламова һәм башка оста кулларның эшләре тәкъдим ителде. Ләлә һәм Фәтих Гарифуллиннар баскан пималар аеруча игътибарны җәлеп итте. Зилә Ибраһимова эшләгән курчаклар күз явын алып торды. Кыскасы, күргәзмәләр тик соклану хисләре генә тудырды. Иҗат җимешләренең күңел салып башкарылганлыклары әллә кайдан күренеп тора.
Кунаклар күргәзмәне караганнан соң, мәктәп музеенда булды. Фәнирә Нәбиуллина аны оештыру өчен зур көч салган. Ул материалларны, экспонатларны берничә ел дәвамында җыйган. Менә бүген дә музейда борынгы әйбер — гарәп телендә печәтләү машинасы урын алды. Аны Ришат Марат улы бүләк итте.
— Башкарасы эшләр күп әле. Хәзер безнең төп проблема — экспозиция мәйданы җитмәү. Музейның киләчәктә үз бинасы булыр дигән ышанычта калабыз, — диде Фәнирә Мәүли кызы.
Карткисәк мәктәбе тарихы 1924 елларга барып тоташа. Ул вакытта дүрт еллык мәктәп ачыла. Могелтдин Мохитов нигез салучы һәм беренче укытучыларның берсе була.
Балаларны гарәп телендә язарга һәм укырга өйрәтәләр. 1930 елда латин алфавитын кертәләр, рус телен укыта башлыйлар. Яңа укытучылар килә. Мәктәп урнашкан мәчетнең бәләкәй бинасында өч сменада 150 бала белем ала. Биш елдан соң Зарифулла Галимовның Башкортстан Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгатеннән соң бүленгән акчага яңа бина төзиләр. Янә биш елдан соң Карткисәктә җидееллык мәктәп ачыла.
Сугыш елларында мәгариф авыр чор кичерә. Һәммәсе дә “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” лозунгы астында хезмәт сала.
Сугыш тәмамлана. Фронтка киткән укытучы ир-егетләр яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта. Ул чорларда директор вазыйфасын Советлар Союзы Герое Мирзалихан Габитов, Әхмәтфаяз Кадыров башкара. Балалар күп була. Беренче сыйныфка гына 45 укучы килә. Матди-техник база бик куанырлык булмый: китап, дәфтәр җитми. Әмма авыл укытучылары төшенкелеккә бирелми, халык арасында мәдәни-агарту эшләре алып барырга да өлгерәләр. Балалар тырышып укый, өлкәннәргә басу эшләрендә ярдәм итәләр. 50нче елларда мәктәп коллективы яңа кадрлар белән тулыландырыла. Белем учагына эшкә Зәкия Хәбипова, Фирзәнә Бикаева, Наҗия Солтанова килә.
1960 елда Карткисәк мәктәбе сигезьеллекка әйләнә. Васби Суфияров җитәкчелегендә яңа бина төзелә. Бер елдан соң укытучылар һәм укучылар көче белән төзелгән остаханә сафка тапшырыла.
1978-1986 елларда мәктәп директоры булып Ярия Ялалтдинова эшли. Мәктәпкә яшь укытучылар килә, шул исәптән башка районнардан да. Матди база ныгый, белем бирү алымнары кертелә, кичке мәктәп эшли. Укытучылар һәм укучылар авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, спектакльләр, концертлар куялар.
Белем бирү учреждениесе елдан-ел ныгый, үсешә. 95 ел — бик зур педагогик тәҗрибә. Бу укучылар уңышлары өчен куаныч, горурлык. 30-40 ел дәвамында һәр көн балаларга белем һәм тәрбия бирүгә, гомумкешелек, әхлакый кыйммәтләрне төшендерүгә зур көч салган педагогия хезмәте ветераннарын билгеләп үтми мөмкин түгел.
Мәктәпнең үткәне данлы, киләчәге дә шундый өметле, якты булырына иманым камил.
Шушы мәктәпне тәмамлаучылар аның горурлыгы булып тора. Тормышка юллама биргән укучыларын санап бетергесез. Хәзер алар: укытучылар, медицина хезмәткәрләре, юристлар, музыка белгечләре, кыскасы, төрле һөнәр ияләре. Педагогларның тырыш, киеренке хезмәте укучыларга сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
Илебез, республикабыз шәһәрләреннән мәктәпнең юбилей тантанасына хезмәт юлын кайчандыр биредә башлаган укытучылар кайткан. Сыйныфташлар берсе артыннан берсе сәхнәгә чыгып, сыйныф җитәкчеләрен тәбрикләп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Мәктәпне 50 ел элек тәмамлаганнар йөзендә очрашу шатлыгы балкыды. Алар хатирәләре белән уртаклашты:
— Мәктәп еллары һәрвакыт күңел түрендә һәм онытылмас хатирәләре белән һәрвакыт күңелне җылыта. Биредә иң бәхетле, күңелле еллар үтте: бергә укыдык, бергә эшләдек. Урманга йөрдек, пикник оештырдык, балалар күңелен күтәрү өчен күп кирәк мени инде: казанда чәй кайнаттык, күмердә бәрәңге пешердек, мәктәпкә утын хәзерләдек. Сыйныф җитәкчебез Галиулла Хуҗиәхмәтовка рәхмәтлебез. Ул безне дус, тату, хезмәт сөючән итеп тәрбияләде, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтеп үстерде.
Кунаклар арасында — Уфа политехник колледжы директоры, РФ Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, БР атказанган укытучысы Марсель Солтанов. Хезмәт юлын шушы мәктәптә математика укытучысы булып башлаган тормыш иптәше Тәнзилә Сәүбән кызы белән мәктәпкә ЖК телевизор бүләк иттеләр.
Зарыгып көтеп алган очрашу күрешүләргә, ихлас аралашуларга бай булды, һәркем күңелендә онытылмас хатирә булып уелып калды.