Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
26 июнь 2019, 13:18

Авылымның урамнарын кайтып бер күрәм әле

Кабарып килеп чыккан болытлар бәйрәм буласы көннең ямен җибәрмик, дигәндәй тиз арада эреп югала торды.

Кабарып килеп чыккан болытлар бәйрәм буласы көннең ямен җибәрмик дигәндәй, тиз арада эреп югала торды. Кояш һәркемне чагу нурлары белән сәламләсә, талгын гына искән җылы җил очрашуга җыелучыларны әкрен генә сыйпап, иркәләде.

Әйе, искиткеч гүзәллеге белән таң калдырырлык табигате булган Билгеш авылын якташлар, туганнар очрашуы, тирә-якны сихри моңга күмгән дәртле җырлар тагын да ямьләндерде.

23 июнь Билгеш авылы район халкын һәм дә читтән кайтучы дус-туганнарны каршы алды. Чөнки бу көнне биредә “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме гөрләде. Марат Шәйбаков үзенең иҗатташ дусларын, республикабызның билгеле җырчыларын, “Нур” театры артистларын алып кайтты һәм күрше-тирә авыллардан да тамаша карарга күпләп халык җыелды. Тәмле итеп пешерелгән аш, шашлык исләре тирә-якка таралып, күңелләрне җилкендерде.

Мәртәбәле кунаклар район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, район Советы секретары һәм хатын-кызлар советы рәисе Рима Нәбиуллина, Аскын мәгълүмат үзәге директоры Фәйрүзә Юнысова билгешлеләрне бүгенге күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде. Марат Шәйбаковка Ришат Дихин район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды. Киләчәктә дә иҗат җимешләре белән безне куандырып торуын һәм иҗат чишмәләре саекмый, киресенчә, ташып кына торуын теләде. Шулай ук авыл тормышында актив булганнарга да Кашка авыл хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Дәвамын гәзит битләрендә укыгыз).
Читайте нас: