Бу көнне күбиязлылар түземсезләнеп тә, дулкынланып та көтеп алды. Халыкның бәйрәм кәефе, ихласлыгына табигать тә битараф кала алмады хәтта. Менә явам дип килеп чыккан яңгыр болытларын иркәләп кенә искән җылы җил читкә куып алып китте, саф сулы Төй елгасы да дәртлерәк чылтырагандай тоелды. Ә инде авыл өстенә таралган моңлы көйләр яшьлек елларына алып кайтты.
15 июньдә Күбияз авылы кунаклар тавышыннан, күңелле шау-шудан гөр килеп торды. Күркәм чара азан тавышы белән башланды. Әскать Әхмәтҗанов (урындагы мулла) авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. Арытаба Күбияз авыл Советы башлыгы Радик Туктаголов сүз алып, туган ягыннан читтә яшәүчеләргә, бар гомерен туган авылына багышлаган, биредә хезмәт салган авылдашларына котлау һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук матди яктан ярдәм күрсәтүчеләр Илгиз һәм Айрат Әбраровлар, Илнур һәм Винер Кәүсәровлар, Ришат Габделхаев, Рәфис Әхмәтов, Динар Минһаҗетдинов, Хәмит Фәйзрахманов, Наил Туктаголов, Ралиф Нуртдинов, Илфат Гарифуллин, Вадим Нигъмәтҗановка чын күңелдән рәхмәт белдерелде. Иң актив гаилә (Розалия һәм Илфат Фәйрушиннар), авылның иң олы кешесе (94 яшь, Зәйтүнә Әхмәдишина), яңа гына дөньяга аваз салган сабый (ике айлык Самира Минаева) билгеләп үтелде. Шулай ук иң күркәм йортны да атап, аларга киләчәктә дә шушы исемгә тугры калып, үрнәк күрсәтеп яшәүләрен теләде. Ә бу исемгә Өлфәт Солтаншиннарның йорты лаек булды. Әйтергә кирәк, Күбияз авылында бик тырыш, эшсөяр һәм уңган халык гомер кичерә. Барысының да йорт-тирәләре күркәм, зур, матур, төзек.
Аскыннан килгән мәртәбәле кунак — Милек белән идарә итү комитеты начальнигы Фирдәвес Таһиров та күбиязлыларны матур бәйрәмнәре белән ихлас тәбрикләде.
Район Советы депутаты Дамир Әубакиров та авылдашларына изге теләкләрен җиткерде.
Спорт ярышлары, халык уеннарыннан башка нинди бәйрәм була инде ул?! Әнә берәүләр күз бәйләп чүлмәк вата, икенчеләр көянтә-чиләкләп су ташып узыша, бүрәнә өстендә капчык белән бер-берсен бәргәләгән яшь-җилкенчәк чыр-чу килә, кул көрәшендә яше-карты бердәй көч сынаша, ә сәхнәдә тәбрикләүләр, җыр-моң дәвам итә. Күптән күрешмәгән авылдашлар, туганнар аралаша, бергәләп күңел ача. Мини футболда да теләге булган һәр кеше уйнап рәхәтләнде. Гер күтәрүчеләр дә сынатмады. Башкаладан килгән артистларның чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Ә инде тирмәләрдән чыккан тәмле аш-су исләре хуҗабикәләрнең уңганлыгына тагын бер дәлил булды. Чынлап та, өстәлләр муллыктан, авылның тырыш хатын-кызлары пешергән тәмле-тәмле камыр ашларыннан сыгылып торды. Һәркем киләчәктә дә мондый чараларның үтеп торуын, шундый бәйрәмнәр халыкны берләштерүен билгеләп, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, өйләренә таралышты. Әлегедәй бердәм булып, һәр эшкә бергәләп тотынсаң, бәйрәмнәр дә үтеп торыр, яшьләр дә үрнәк алып, киләчәктә дә очрашулар, бер-береңә ихтирам тагын да артыр.