Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
21 июнь 2019, 11:18

Сиңа кайттым газиз туган җирем

15 июньдә Чишмә-Үрәкәй авылында да “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үзенең еракларда яшәгән ул һәм кызларын җыйды.

15 июньдә Чишмә-Үрәкәй авылында да “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үзенең еракларда яшәгән ул һәм кызларын җыйды.

Авыл халкы ихлас тырышып, авылдашлары белән очрашуга әзерләнде. Алдан ук һәр кеше үзенең йорт-тирәләрен тәртипкә китерде, урамнарны матурлады.

Менә көтеп алынган мизгелләр килеп тә җитте. Талгын гына агылган көй, күңелле шау-шу, очрашу, күрешү шатлыклары бар авыл өстенә таралды. Чараны Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдинов ачып, бүгенге бәйрәм тантанасына кайтучыларны, кунакларны, авылдашларны ихлас тәбрикләде, күңелле ял теләде. “Урал” кооперативы рәисе Илвер Солтангиров та һәркемгә матур теләкләрен җиткерде. Аскын районы Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы Альфред Хаҗимуллин, район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Земфира Суфиярова, район дәваханәсенең баш табибы Рәфил Суфияров та чыгыш ясап, барысына да зур уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Уфадан килгән мәртәбәле кунак — Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Әхсән улы Хәкимов Чишмә-Үрәкәй халкын шушы зур, күркәм бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Заһир Хәкимов авылның иң актив татарларына Рәхмәт хатлары тапшырды, киләчәктә дә шулай тырыш булып, туганлык җепләрен югалтмый, саклап яшәүләрен теләде. Арытаба сәхнә түрен Чишмә-Үрәкәй һәм күрше авыллардан килгән үзешчән сәнгать осталарының концерты бизәде. Бигрәк тә Карткисәк авылы осталарының зур концерт белән чыгыш ясавы, бәйрәмгә тагын да күркәмлек өстәде. Мәйданда спорт ярышлары, милли уеннар оештырылды. Олысы, яше актив катнашты, бүләкләр отты. Күңелле җырлар, биюләр беркемне дә битараф калдырмады, кушылып биючеләр дә күп булды.

Әйе, бу көндә һәркем матур ял итте, туган авылыннан читтә яшәүчеләр балачак сукмакларыннан үтте, яшьлек елларын хәтерләде, туган нигезенә барып еракларда калган үткәннәргә кайтты, мәңгелеккә күчкән ата-бабаларын искә алды.

Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: