Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
6 июнь 2019, 18:57

Халкымны хак юлдан аерма, Ходаем!


Җитәкчеләрнең дини бәйрәмнәргә аерым игътибар бүлеп, халык белән очрашуы үзара мөнәсәбәтләргә олы мәртәбә өсти. Җәмәгатьчелекне рухи кыйммәтләргә, үрнәкле тормыш рәвешенә чакыру бу. Районыбызда Гает бәйрәмнәре югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте.

Район хакимияте башлыгы Ришат Марат улы Дихинның боерыгы буенча җитәкчеләр авыл биләмәләрендәге мәчетләргә барып, халык белән очрашып, хакимият башлыгы исеменнән бәйрәм белән котлады. Мин Кашка авыл биләмәсе кураторы буларак Әмир, Кашка мәчетләрендә булдым. Иртәнге сәгать сигез тулмаган әле, Әмир авылы мәчете халык белән шыгрым тулы. Өстәлләр авылның уңган хатын-кызлары пешереп алып килгән камыр ашларыннан, сөт ризыкларыннан, салатлардан сыгылып тора. Күтәрмәдә күңелгә рәхәтлек биреп самовар чыжлый. Әйтерсең лә, бу бәйрәмгә ул да куана. Килгән һәр кеше тыныч кына мәчет намазын укып, бәйрәм башлануын көтеп, эчтән догалар кылып, теләкләр теләп утыра. Әмир авылы халкының мәчет төзелешен үзе башлап йөреп, оештырып, гыйбадәт йортында дини эшләр башкаруына агымдагы елда ун ел тулган. “Аллаһыга шөкер, быел да бер көн дә тәравих намазы укылмый калмады, җомга намазлары матур үтә, мәчетебез гөрләп тора”, — дип куанып сөйли мәчетнең имам-хатыйбы Закир хәзрәт Әхмәтов. Гает хөтбәсе укылып, шушы мәчетне төзүдә катнашкан, бүген бакыйлыкка күчкән Әсрар Дәүләтхан улы, Гайниәхмәт Гайнулла улы, Салават Мөхтәсәр улы һәм ахирәткә күчкән башка авылдашлар рухына атап догалар кылып, вәгазьләр тыңлап, чәйләр эчеп, оештырылган күркәм чарадан канәгать калып таралышты авыл халкы.

Кашка авылы мәчетендә бәйрәм тантанасы сәгать тугызда башланды. Авылның аксакалы Галиәскар Гайдуллин килгән авылдашларга олы рәхмәт җиткерде.

— Мин олыгаеп, сәламәтлегем какшау сәбәпле, мәчеткә даими йөри алмый башлагач, гыйбадәт йорты бикләнер микән дип курыккан идем. Иншаллаһ, бүген мәчет олысы, яше белән тулы. Иң олы рәхмәтемне мәчетебезнең имам-хатыйбы Рөстәм Заһир улы Әгъзамовка, мул табын корган хатын-кызларга, пылау пешереп алып килгән Резеда Мәҗит кызына җиткерәм, — дип тәбрикләде Галиәскар абый авылдашларын, килгән кунакларны.

Шундый күркәм булды бу бәйрәм. Авыл хакимияте башлыгы Канәфи Ибәтулла улы изге бәйрәм уңаеннан чын күңелдән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Кашка урта мәктәбе директоры Ришат Әзһәт улының ихлас катнашуы бәйрәмгә тагы да мәртәбә өстәде.

“Берлектә — тереклек”, дигән халык мәкале бер дә юкка әйтелмәгән бит. Күчле ил — көчле ил, дигән акыл бар халыкта. Бу көнне мәчеттә халык шатланып, олы бер күч булып катнашты. Күчебез ишле булса, илебез көчле булыр, иншаллаһ!

Кашка авылы халкы мәчеттә тәрбияви, фәһемле вәгазьләр тыңлап, гает намазы укып, бергәләп тәмле-тәмле ризык кабул итеп, иманын сафландырып, рухиятен баетып таралышты.

Янкисәк авылында

— Районыбыз тулы канлы тормыш белән яшәп алга баруы, үсүе өчен бар тырышлыгымны салып эшләргә дип кайттым туган җиремә. Кылган эшләребез изге һәм үзара мөнәсәбәтебез инсафлы булсын! Бер-беребезгә яхшылыклар кылып, акыллы фикерләр бүлешеп, бердәм яшик! — диде Ришат Марат улы Дихин Янкисәк мәчетендә Гает бәйрәме белән котлаган чыгышында.

Шушы олы бәйрәм табынын оештырган Мөнирә Саттарова хакимият башлыгына җиңел булмаган җаваплы эшендә зур уңышлар теләп истәлекле бүләк — Коръән китабы һәм намазлык тапшырды.

Гает бәйрәмендә шулай ук Мотабаш авыл биләмәсе башлыгы Азат Фәйзуллин һәм район хакимияте башлыгының икътисад һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Владислав Гыйльванов катнашып, дин кардәшләребезгә изге теләкләрен җиткерде.

Мәчеттә Янкисәк, шулай ук күрше авыллардан килгән дин кардәшләр мул табын артында фәһемле вәгазьләр, гает хөтбәсе, Коръән аятьләре тыңлап күңелен сафландырды, иманын баетты. Абыйлы-энеле Илшат һәм Радик Саттаровлар Гает бәйрәмен күркәм итеп алып барды. Бигрәк тә Илшат Вилсор улының җыелган халыкка мөрәҗәгате бала чакта Абза әбиемнең әйткән тирән мәгънәле сүзләрен искә төшерде.— Мәчет — ул гыйбадәт йорты. Без анда Коръән аятьләрен — Аллаһының сүзен тыңларга киләбез. Шулай булгач, эшләребезне беразга кичектереп, Коръән аятьләрен тыңларга тиешбез. Мәчет эченә кергәч, дөнья сүзен мөмкин кадәр калдырып, тыныч кына, игътибар белән Аллаһының сүзен йотлыгып тыңлап утыру мотлак! — диде Кышлау-Елга авылы имам-хатыйбы Илшат Вилсор улы.

Мөнирә Шәрифҗан кызына халык олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты.

Янкисәк авылында нибары 14 йортта илледән артык .кеше яши. Мөнирә Шәрифҗан кызы билгеләвенчә, мәчеттә үткән бәйрәмнәрдә алар актив катнаша. Әле дә Илнур Фәнил улы килеп, мәчет территориясендәге чүп үләннәрен чапты, пылау пешерергә урын әзерләде. Хәкимә Ибраева тәмле пылау пешерде. Аскын авылыннан эшкуар Рәфис Әхмәтов икмәк-булка эшләнмәләре китерде. Шулай ук Илшат Мәгъдәнур улы Мөхәмәтшин мәчет янын төзекләндерүдә һәрдаим ярдәм күрсәтә.

“Күмәк көч күл күтәрә”, ди халык мәкале. Барчабыз да бер уйдан булып яшәсәк, иншаллаһ, эшебез уңар, тормышыбыз алга барыр.

Фәйрүзә Юнысова.

М.Юнысов фотолары.
Читайте нас: