Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
17 Май 2019, 14:28

Авылым, һәрчак шулай үрнәкле булып яшә!

Авылыбыз халкы гына түгел, тирә-як авылларда яшәүче якташларыбыз да көткән Уңыш, Үзәк, Чишмә урамнарының бәйрәменә җыелдык. Чара Карткисәк “Ак инәйләр коры” оешмасы җитәкчесе тәкъдиме буенча авыл хакимияте, мәчет, мәктәп, мәдәният йорты коллективлары белән берлектә әзерләнде. Урамдашлар бәйрәме ел буе авылдашларыбызны берләштергән, кул эшләре осталарының иҗат җимешләрен күрсәткән, сәләтләрен ачкан күркәм гадәткә әверелде.

Чишмә урамында яшәүче Земфира Мөхәмәтҗанова тәкъдиме белән оста хуҗабикәләр тәмле ризыклар әзерләп, бәйрәмгә килгән һәркемне фойеда чәй табынына чакырды. Мәдәният йорты директоры Ришат Нурмөхәмәтов чараны ачып, авылдашларны бәйрәм белән котлады һәм сүзне авыл хакимияте башлыгы Ринат Миңнемөхәмәтовка бирде. Ул, үз чиратында, авыл проблемаларына, хәвефсезлек чараларына тукталып үтте, киләчәккә планнар, яңартылган җәмәгать комиссияләре белән таныштырды, бәйрәм белән тәбрикләп, яхшы кәеф, матур ял теләде. Арытаба сүзне Карткисәк “Ак инәйләр коры” оешмасы җитәкчесе Фәнирә Нәбиуллина дәвам итте.

Авылыбызның зур ихтирам һәм хөрмәт яулаган, изге, саваплы гамәлләр башкаручы ак инәйләре Әлфия Муллахмәтова, Рәсимә Миңнемөхәмәтова, Вәсилә Солтанова, Мәрзия Нурмөхәмәтова, Сәвия Мохитова, Майкамал Хаматова, Фларида Гәрәевалар көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде.

Муллахмәтовлар гаиләсе мәчетне төзеп, ачуда төп оештыручы да, әлеге көнгә кадәр яшәтүче дә. Мәчет ачылганнан башлап авылыбызда күп үзгәрешләр, алга китеш сизелә. Хәзер авыл урамнарында эчеп йөргән бер кешене дә күрмәссең, җәмәгать урыннарында да тәртип.

Ак инәйләр белән бер сафка басып, авылыбызның имам-хатыйбы Илдар Муллахмәтов, имам Азат Муллахмәтов, аксакал-хәзрәт Васил Солтанов, мулла Миңнеәхмәт Гыйльванов, мәзиннәр Фәнүз Муллахмәтов, Хәкимҗан Миңнемөхәмәтов, Фатих Гарифуллин, Вадим Харисов, Өлфәт Дәүләтжанов, аксакалларыбыз Хиләҗетдин Таҗетдинов, Галиулла Хуҗиәхмәтов авылыбызда зур тәрбия эшләре алып баралар. Һәрберсе матур, җитеш тормыш төзеп, үрнәкле гаиләләре белән зур абруй казанды. Авылыбызда өч ел тоташ Муллахмәтовлар тәкъдиме буенча спорт бәйрәмнәре, чаңгы ярышлары, ат чабышлары үтә. Алар шушы чараларның иганәчесе булып тора. Мул сыйлы өстәлләр әзерләнә, корбанлыклар чалып, пылау пешерелә, һәркем чәй, аш табынына чакырыла. Анда авылыбызның олысы да, кечесе дә чаңгыга баса. Алай гына да түгел, тирә-як авыллардан, шәһәрләрдән дә кайтып катнашалар. Муллахмәтовлар гаиләсе Вадим Харисов, Васил Котлыев белән спортчыларыбызны машиналарында район, хәтта республика ярышларына йөртә. Әле менә спортчыларыбызга үз акчаларына “Карткисәк “БАТЫР” дип язылган матур футболка, жилетлар тектерделәр. Азат Муллахмәтов районыбызда беренчеләрдән булып “Ук ату” түгәрәге оештырып, үз исәбенә республика конкурсларына алып бара, призлы урыннар яулап кайталар. Алар авылда, районда гына түгел, хәтта башка районнардагы авыр тормыш шартларында яшәүче, күп балалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ярдәм итәләр. Имам-хатыйп Илдар Муллахмәтов, аксакал Васил Солтанов ил-көннәргә иминлек теләп, мәрхүмнәр рухына да атап дога кылдылар, мәзин Фатих Гарифуллин кубызда уйнады, биш яшьлек Әнвәр Муллахмәтов шигырь сөйләп, мөнәҗәт әйтте, Усман Муллахмәтов белән алар ике яшьтән чаңгы ярышларында да катнаша. Рифат Зарифуллин ”Әй, башкортым!” дигән шигырь сөйләде. Ә Фларида Гәрәева мөнәҗәт әйтте. Лилия Миңнемөхәмәтова һәм Гөлфинә Гәрәева урамдашлар концертын матур шигырьләр белән үреп алып барды.

Фәрзия Бәләгытдинова өч урамның да визиткасын төзеп, матур шигырьләр язды. Уңыш урамыннан районда “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр конкурсында җиңү яулаган Вилназ Ахунов кубызда уйнап, “Урал батыр” эпосыннан өзекне яттан сөйләде. Үзәк урам вәкиле Гөлнара Гәрәева моңлы җырын бүләк итсә, Чишмә урамында яшәүче Таңчулпан Хаҗимуллина “Ханбикә” биюен башкарып сокландырды.

Фәнирә Нәбиуллина бәйрәмне дәвам итеп, кул эшләре күргәзмәләре белән таныштырды. Матур итеп ак инәй күлмәге теккән, түшелдерек, яулыкка тәңкәләр тегеп бизәгән Гүзәл Гайнуллинага (шул урамда туып-үскән), аның әти-әнисенә зур рәхмәтләр белдерелде. Әтисе Глимхан Нигъмәтҗанов та оста куллы. Күргәзмәгә ул эшләгән матур урындыклар куелды.

Кул эшләре, аш-су остасы Флүрә Зарифуллинаның шигъри күчтәнәчен дә авылдашлар дәррәү алкышлады. Күргәзмәгә Рәсимә Миңнемөхәмәтованың гөлләрен алып килдек. Безне шунысы гаҗәпләндерде: авылда кем йортына керсәң дә, стеналарында Рәмил Хуҗиәхмәтов картиналары эленгән. Барысы да Үзәк урам рәссамы Рәмилгә заказ биреп эшләткән. Картиналарда авылыбызның матур табигате чагыла.

Фларида Гәрәеваның күргәзмәсендә ниләр генә юк: чигүле мендәрләр, бәйләнгән башмак, япмалар. Резида Миңнегалиева сәйләннән үреп, бәйләп күз явын алырлык төрле чәчкәләр, гөлләмәләр ясаган. Зәнфирә Әсләмова чагу төсләрдән матур бизәкле япмалар, шәлләр бәйләп алып килгән. Гөлсинә Зарифуллинаның кул эшләренә сокланып, Казан якларыннан килгән шәл сатучылар чигүле бер япкыч, бер япмага ике мамык шәл биреп киткән. Ул шушы осталыкларга әнисеннән һәм элекке хөрмәтле укытучыларыбыз Җәмига Әхкәмова, Лена Шәмсетдинованың өйләрендә оештырган түгәрәкләренә йөреп өйрәнгән. Бүгенге кичәдә шушы хөрмәтле укытучыларыбызны да искә алып үттек. Гөлсинә Зарифуллина бәйрәм хөрмәтенә ”Арыкбай хатыннары” (алар урамы Арыкбай нәселләре) исемле шигырь язган. Бәһия Гәрәева келәмнәре, туку станоклары белән Уфа күргәзмәләренә, Аскын сабантуйларына алып бардылар. Ул әле дә бәйләп букетлар, чәчкәләр ясый, яшьләрдән калышмый. Оста куллы Бәһия апа авылдашларга күлмәкләр дә тегеп кидергән. Флүзә Закированың бәйләгән кофталары, җилетлары, оекбаш, бияләйләре бихисап иде күргәзмәдә. Флүзәне шушы шөгыльләргә оста куллы әнисе Тәрҗимә апа һәм ак әбисе Мәүҗидә апа өйрәткән. Күргәзмәдә оста куллы Маһинур Хәтмуллина һәм кызы Иринаның кул эшләре дә соклангыч иде. Фатих Гарифуллинны авылда оста мич чыгаручы, пима басучы буларак та беләбез. Күргәзмәгә иптәше Ләләнең кул эшләре дә куелды. Вәзирә апа 85 яшендә булса да, һаман гөлләр үстереп, тырышып яшәп ята. Ул гомер буе палас, келәм суккан, чигүле әйберләре дә бик күп. Бу көнне ул бихисап әйберләрен музейга бүләк итте. Ильвида һәм Азат Әхмәтжановларның гипстан эшләнгән кошлары, копилкалары соклану тудырды.

Әлфия Муллахмәтова улларының гаиләләре бәйрәмгә бал продукцияләреннән күргәзмә әзерләде. Аларның район, республика, Русия дәрәҗәсендәге конкурс, күргәзмәләрдә яулаган күпсанлы дипломнары, Мактау кәгазьләре, “Иң яхшы умартачылар династиясе” тасмалары һәм иң кадерлесе — Мәскәүдә 2012 елда 14нче агросәнәгать күргәзмәсендә «Умартачылыкта яулаган югары күрсәткечләре өчен” алтын медале дә куелган иде.

Гүзәл затларыбыз Зифа Исмаева, Фәния Саитова, Фәридә Котлыева, Гадилә Гыйльманшина, Гөлнара Гәрәева, Эльвира Адыева, Зәнфирә Әсләмова, Шәмсунә Хуҗиева, Әминә Шакирова, Флүзә Закировалардан торган «Умырзая” вокаль ансамбле (җитәкчеләре — Илмира Әбрарова) чыгышы концертка ямь өстәде. Музыкаль яктан алыштыргысыз баянчыбыз Зөлфәт Мөхәмәтнуров бизәде. Галиулла Хужиәхмәтов сиксән яшьне узса да, һәрвакыттагыча, яшьләргә хас җитезлек, шигъри күчтәнәчләре белән сәхнәгә күтәрелде. Әминә Муллахмәтова “Сагындым , әнием сине” дигән шигырен сөйләгәндә, беркем дә битараф калмагандыр. Себер якларында эшләп йөрүче Үзәк урам шагыйре Фирдәвес Садртдинов язып җибәргән ”Саумысыз, авылдашлар!” исемле шигыре сагыну сәламнәрен җиткерде.

Урам данын якларга чыккан Илһам Галиханов, Флүзә Закирова, Фәния Саитова, моңлы сандугачларыбыз Эльвира Адыева, Гөлнара Гәрәева, Яүһәт Шәяхмәтов җырлавын тамашачылар алкышларга күмде. Яүһәт белән Үтәш егете Нәҗип Гыйльметдиновның җырлары да дәрт өстәде. Студент егетләребез Эльвир Хуҗиев, Илсур Нигъмәтҗановлар гитарада уйнап, үзләренең матур җырлары белән бәйрәмне бизәде. Урамдашлар концертында Таңчулпан Хаҗимуллина, Диана Гәрәва, Лениза Әхмәтханова, Вилена Ахунова, Илүсә Әсләмова, Диана Муллаярова, Алина Хәтмуллина башкаруында биюләр барысын да җилкендерде. Диана Гәрәеваның акробатик биюе дә күңелләргә хуш килде. Рәвия Исмаева башкаруындагы “Чабата” биюе көчле алкышларга күмелде. Г.Диана, Лениза, Рифат, Вилена, Диана М., Алина башкарган заман яшьләре биюләрен дә җылы кабул итте тамашачы. Фәрзия Бәләгытдинова Театр елы уңаеннан скетчлар төзеп, әзерләп, бик күп рольләрне үзе оста итеп башкарып, авылдашларны тагын да сокландырды. “Исәнләшү шулай да була”, “Фэншуй әби”, “Күршеләр”, “Балалардан кайтып киләм”, “Ярап булмый хатынга”, “Авыл киче” дигән скетчларны Гәрәев Ришат, Хуҗиев Рәфкать, Фәрзия Бәләгытдинова, Шәмсунә Хуҗиева, Булат Суфияров, Гөлфинә Гәрәева, Зифа Исмаева, Алина Хәтмуллина оста итеп уйнадылар.

Бер урам да сынатмады, күркәм чарага Упканкүл, Аскын, Солтанай, Үтәш, Куяштыр авылларында, Уфа һәм башка шәһәрләрдә яшәүче якташларыбыз да килгән иде. Авылыбыз ”Аек авыл” проектына да кушылгач, киләчәктә дә матур үрнәк күрсәтеп, туган ягыбызның данын арттыруга үз өлешләрен кертер, дигән ышанычта калабыз.

Фәнирә Нәбиуллина.
Читайте нас: