Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
15 февраль 2019, 12:50

Мәхәббәт — иң зур бүләк

Гашыйклар көне күптәннән инде иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде.

Гашыйклар көне күптәннән инде иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде. Февраль аеның шушы салкын көне искиткеч матур бүләкләр, хуш исле гөлләмәләр, кочаклашу, күрешүләргә бай була.

Шушы матур бәйрәм Эльнара белән Радик Вәлинуровлар гаиләсе өчен дә күркәм йолага әверелгән. Бер уйласаң, гадәти булмаган, үзенчәлекле бернәрсә дә юк кебек тоела. Әмма бер-берсенә булган игътибар, хөрмәт ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта гына, гаилә учагын саф мәхәббәт, җылылык һәм изгелек белән тулыландыра.

— Мәхәббәт — һәркем өчен тормышындагы иң зур бүләк. Безнең тормышта да шулай булды, — ди Эльнара. — Без тугыз ел элек җәйнең бер кояшлы көнендә очраклы гына таныштык. Шушы көннән башлап бергәбез.

Сөлектәй егет урамда үтеп баручы зифа буйлы сылукайны күреп, игътибарга алмый калмый. Кызыкайның искиткеч матур, серле елмаюы Радикның йөрәгендә мәңгегә уелып кала. Шушы очрашудан кабынган чаткы кайнар мәхәббәт учагына әверелә һәм ул ир белән хатын арасындагы саф хисләрне тормыш юлында җылытып тора.

— Радик белән очрашу чәчәкләргә, бүләкләргә бай булды. Башта ялларда һәм каникулларда очраштык. Ул — Екатеринбург, мин Уфа шәһәрендә укыдым. Укудан соң Радик армиягә китте. Вакыт хисләребезне ныгытты гына, — дип сөйли Эльнара. — Бүген гаиләбез зур. Эмилия белән Ясмина исемле курчактай матур кызлар үстерәбез.

Вәлинуровлар буш вакытларын бергә уздыра. Бер-берсен яраткан гаилә парының мавыгулары да уртак: кышын тау чаңгысында шуалар, балалары белән бассейнга йөриләр, җәен хозур табигать кочагында ял итәләр.

Тынгысыз хуҗабикә кул кушырып утырырга күнекмәгән. Канзаши техникасы белән мавыга — тасмадан төрле чагу әйберләр, кызларына заколкалар, резинкалар эшли.

Эмилия белән балалар бакчасында үткәрелгән һәр конкурста катнашалар. Телеңне йотарлык тәмле тортлар да пешерә. Гаилә башлыгы йорт төзелешендә мәшгуль. Агымдагы елда Вәлинуровлар яңа өйләренә күченергә планлаштыра.

— Һәркем тормышында үз тиңен табып, бәхетле гомер кичерсен иде.Яратып һәм яратылып яшәү — олы бәхет! — ди Эльнара.

Лилия Шәрифгалиева.

Фото архивтан.
Читайте нас: