Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 октябрь 2018, 13:02

Табигатьтән сезгә илһам иңгән

Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат.

Укытучы – кечкенә кешене зур шәхес иткән олуг зат. Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше; балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзендә туплап, оста итеп башкаларга да бирә белүче. Минемчә, укытучы – ул һөнәр түгел, ул – яшәү мәгънәсе.

Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң-белем, тәрбия бирергә тырыша. Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән җуелмыйдыр, мөгаен. Шундый укытучыларның берсе — нурлы йөзле, изге күңелле, игътибарлы Мәүҗидә Казыханова менә 32 ел инде шушы юнәлештә фидакарь хезмәт сала. 300дән артык укучыга төпле белем, күркәм тәрбия бирү өчен күпме көч, тырышлык салынган, мәхәббәт, наз, күңел җылысы бирелгән. Ул һәрвакыт эзләнүдә, үз-үзен камилләштерә. Күп кенә ата- ана баласының беренче укытучысы нәкъ Мәүҗидә Тәлгать кызы булуын тели. Тормыш иптәше Рөстәм Мәгасум улы аның ышанычлы терәге, бар яклап та ярдәм итә. Ул балаларга физика фәне серләрен ача. Алар мәктәптә, гомумән, районда олы ихтирам яулаган тирән белемле, бай тәҗрибә туплаган укытучылар.

Гаилә башлыгы — Кашкада, хуҗабикә Гөмбә авылында дөньяга беренче аваз сала. Бервакыт Рөстәм дусларының туенда чибәр, итагатьле кызны очрата һәм менә ул — язмышым, дигән карарга килә. Мәүҗидә педагогия училищесында укып йөргән була, ә Рөстәм ул вакытка дипломлы укытучы була. Яшьләр өч ел дәвамында хат алыша. Шушы вакыт аралыгы аларның хисләрен, мәхәббәтләрен ныгыта гына.

Рөстәм белән Мәүҗидә гаилә корып, берсе — Кашка, икенчесе Билгеш мәктәбендә эшли башлыйлар. Булдыклы Казыхановлар эшләрен яратып, өлкән хезмәттәшләренең бай тәҗрибәсен уртаклашып, намуслы, җаваплы башкара. Шулай ук педагогия өлкәсендәге яңа алымнарны өйрәнәләр, кыскасы, заман белән бергә атлыйлар. Тырыш гаилә сөю-сәгадәт бакчасында күркәм тәрбия орлыклары салып, Регина исемле кыз һәм Иршат исемле ул үстерә.

Күпмедер вакыттан соң Казыхановлар район үзәгенә күчеп килә. Рөстәм Мәгасум улын район комсомол комитетына чакыралар. Якты йөзле, тырыш, энергиясе ташып торган Мәүҗидә Тәлгать кызы яңа коллективта үз урынын тиз таба.

Мәүҗидә Тәлгать кызы һәр балада игътибарлылык, үзаллылыкны тәрбияли. Аның укучылары белемгә омтылулары, тырышлыклары, гомумән, үзенчәлекле булулары белән аерылып тора.

Аның дәресләрендә ниндидер аеруча бер сихри мохит өстенлек итә, мәсәлән, укытучы белән укытучы арасындагы аңлашу, бер-береңә ышану, ярдәмләшү. Болар, әлбәттә, эшлекле юнәлеш, укытучының искитеч матур сөйләме, дөрес сайланган алым, күрсәтмә әсбаплар һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану нәтиҗәсе.

Казыхановлар вакытлары, көчләре белән исәпләшми эшли. Алар педагогия өлкәсендәге яңалыклар белән һәрвакыт хәбәрдар, тәҗрибәләрен хезмәттәшләре белән теләп уртаклаша. Яшь укытучлар өчен бай тәҗрибә туплаган остазлар да.

Яхшы укытучы булу өчен укыткан фәнеңне, балаларны яратырга кирәк. Башкача мөмкин дә түгел. Тормыш иптәшем белән озак еллар дәвамында үз балаларыбызга да белем бирдек. Икесе дә 1 сыйныфтан башлап әниләрендә укыды, ә 7 сыйныфтан минем укучыларым булдылар. Бу — зур җаваплылык. Бүген мәктәптә эшләгән һәркем киләчәк өчен хезмәт сала, — ди Рөстәм Мәгасум улы. — Кызыбыз гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши һәм эшли, улыбыз Уфа нефть-техник университетының дүртенче курсында укый.

Гаилә пары билгеләвенчә, эшкә икесе дә канәгатьлек, зур теләк белән йөри. Әлеге вакытта аларның һәр көне сәгатьләп язылган: дәресләр, педсоветлар, киңәшмәләр, ата-аналар җыелышы, балалар белән шәхсән шөгыльләнү һ.б. Ә бит өйдәге хуҗалык эшләренә дә өлгерергә кирәк. Рөстәм Мәгасум улы — токарь да, эретеп ябыштыручы да, балта остасы да. Ул гына да түгел, яшәү матурлыгына сокланган, кечкенә шатлык-сөенечләрдән канатланган мизгелендә кулына каләм алып, серле сүзләрдән юллар да тезә икән. Тынгысыз хуҗабикә якыннарын төрле сый-нигъмәт белән сыйларга ярата. Бүген Казыхановлар оныклары Диана шатлыгына куанып гомер кичерә.

Мәүҗидә Тәлгать кызының күпьеллык фидакарь хезмәте “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы”, ә Рөстәм Мәгасум улы “Русия Федерациясе гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” билгеләре белән бәяләнгән.

Аларның педагогия өлкәсендәге бай тәҗрибәләре, сәләтләре, изге күңеллелекләре укытучылар һәм укучылар өчен якты маяк, үрнәк.

Нина Николаева.

Фото автора.
Читайте нас: