Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 октябрь 2018, 12:44

Әмир авылында ике бәйрәм

Тормыш — диңгез, ә гомер — аккан су, дигәнне ничә тапкыр ишеткәнем булса да, ныклы әһәмият бирмәгәнмен.

Тормыш — диңгез, ә гомер — аккан су, дигәнне ничә тапкыр ишеткәнем булса да, ныклы әһәмият бирмәгәнмен. Әмир авылында Өлкәннәр көнен бәйрәм итәргә килгән ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйларга карап, шул сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Әле генә без, ваемсыз балалар урамда дөньябызны онытып уйнаган чакта шушы апа-абыйлар яшь, көчле, гайрәтле, җимертеп совхоз эшендә, кемдер кырда, кайсылары фермада хезмәт сала иде. Кичләрен җыелышып клуб янында волейбол уйныйлар, көн дә Нигъмәтулла абый Яруллин кино күрсәтә. Ә бәйрәмнәрдә клуб эче шыгрым тулы: үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концертымы, сәхнәләштерелгән спектакльләр карау, ә соңыннан гармунда уйнап, апа-абыйларның матур итеп әйләнеп-әйләнеп биюләре күз алдында балачак хатирәсе булып калган. Бүгенге бәйрәмдә инде алар — олпат әби-бабайлар. Ә күзләрендә, йөзләрендә якты елмаю, эчке матурлыклары нур булып сибелеп тора. Алар өчен бүген икеләтә бәйрәм. Узган елны клуб бинасы янгын булып, юкка чыккач, авыл халкы бөтенләй кыен хәлдә калды. Ни дисәң дә, әмирлеләр һәрбер эшне бергә җыелып, киңәшләшеп эшләргә өйрәнгән. “Җыелыр урыныбыз калмады, — дип бик борчылды халык.

Тантананы рәсми ачу өчен сүз Кашка авыл хакимияте башлыгы Канәфи Ибәтулла улы Шакируллинга бирелде. Ул Әмир авыл халкын бәйрәм уңаеннан котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Шушы клуб бинасын булдыруда ярдәм күрсәткән өчен район хакимияте башлыгы Фларит Фоат улы Усмановка һәм район депутатларына рәхмәтен белдерде. Кашка авыл Советы буенча барлыгы — 441 пенсионер, шуларның 277се — хатын-кыз, 164 — ир-ат. Әмир авылы халкы район хакимияте башлыгына хат белән мөрәҗәгать иткәч, Фларит Фоат улы уңай җавап бирде, депутатлар да бу тәкъдимне хуп күрде. Район бюджетыннан акча бүленеп, йорт алып, берникадәр ремонт эшләнде. Киләчәктә башкарыласы эшләре күп әле. Әмма бүгеннән сәяси мәсьәләләр буенча яки бәйрәм уңаеннан җыелыр урын бар.

Югары мәдәният кенә рухи тамырларга яшәү көче бирә. Халыкның күңелен рухландырыр, сафландырыр чаралар бик мөһим. Бүгенге чара да шундыйларның берсе. Авылның имам-хатыйбы Закир Әхмәтов Коръән аятьләре укып, барлык рухларга дога кылынды. Закир Мөхтәсәр улы клуб рухи үзәк булып, халыкны мәдәният агарту эшендә актив эшләвен, балалар, яшьләр, олылар белән берлектә мавыктыргыч чаралар үтүен теләде. Шулай ук матди ярдәм күрсәткәннәре өчен район хакимияте башлыгы Фларит Фоат улы Усманов, депутат Хәмит Талип улы Гайдуллин җитәкчелегендә халык мәнфәгате өчен фидакарь хезмәтләрендә уңышлар теләп, аларга атап, дога кылынды. Районнан килгән кунак — район Советы секретаре, хатын-кызлар советы рәисе Рима Нәбиуллина барысын да бәйрәм уңаеннан җылы котлады, Әмир авылы халкының дус, бердәм булуын ассызыклап әйтте, киләчәктә дә авылның матур яшәвен теләде. Котлаулар клуб методисты Винария Закирова әзерләгән бай программа астында күңелле җырлар белән үрелеп барды. Мөнҗия Фәүзетдинова әйткән мөнәҗәтне халык яратып тыңлады. Авыл халкы һәр җырчыны мөкиббән китеп тыңлады. “Филармония артистлары читтә торсын, вәт менә үзебезнекеләр”, дип дәррәү кул чапты биредәгеләр.

Үзенең моңлы да, күңелле дә җырларын авылдашларына Газимә Зәйнетдинова, Кадрия Фәтихова, Замирә Әбзалтдинова, Рәйхана Сибәгатуллина, Әнүрә Сибәгатуллина, Фәнилә Шәмсетдинова, Эльвира Талипова, Винария Закирова бүләк итте.

Бәйрәм мул сыйлы өстәл артында чәй эчү, хатирәләргә бай сөйләшү, аралашу белән дәвам итте. Хас әмирләрчә иң азакта дәртле көйгә 70-80 яшьлек апа-әбиләр, бер яшьлектә, бер картлыкта, дип, өзә басып биеште. Сыгылып торган өстәлне авылның уңган хуҗабикәләре күңел җылысын салып, бисмиллалы ризык әзерләде.

Шулай, берлектә — терлек, ди халык мәкале. Бер булып тотынганда авыл өчен бар көчен жәлләми, вакыт белән исәпләшми, бар эшкә өндәп торган старостабыз Фәрзәт Вагапов булганда, авылыбыз гөрләп торыр, иншаллаһ, дип таралышты бәйрәмнән өлкән яшьтәгеләр.

Фәйрүзә Юнысова.

Автор фотолары.
Читайте нас: