Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
9 октябрь 2018, 12:19

Хатларга күзәтү

Күркәм традиция төсен алган Өлкән яшьтәгеләр көне күңелгә якын, якты бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде.

Күркәм традиция төсен алган Өлкән яшьтәгеләр көне күңелгә якын, якты бәйрәмнәребезнең берсенә әверелде. Әлбәттә, бу көнне аерым игътибарыбызны әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга юнәлтергә тырышабыз. Кыскасы, елдан-ел дөньяви күләмдә билгеләнгән бәйрәмнең җәмгыятьтәге әһәмияте арта бара.

Әйе, өлкән буын кешеләре күңелендә бөреләнгән сабырлык, иртәгәсе көнгә ышану кебек матур сыйфатлар яшь буын вәкилләрен рухи яктан нык булып камилләшергә, тормыш авырлыкларына баш имәскә өнди. Районыбызның барлык авыл Советларында да өлкәннәрне хөрмәтләп үткәрелгән чаралар аларга булган ихтирамны чагылдыра. Шушы уңайдан безгә хатлар да бик күп килә.

Кашка авылында олыларны тәбрикләп үткәрелгән “Коймак бәйрәме”н авыл Советы, ветераннар советы, “Ак инәйләр коры” белән берлектә авыл мәдәният йорты әзерләп оештырган. Чара барышында “Иң матур чәчкә үстерүче” конкурсына да йомгак ясалган. Уңган хуҗабикәләр — Мәүза Латыйпова, Рәфкыя Шакирова, Әнисә Сәмигуллина, Зәнфирә Сәлихова, Альбина Сәфиуллина, Клара Имаевага авыл Советының Рәхмәт хатлары тапшырылган. “Коймак” конкурсында авылның тырыш ханымнары актив катнашкан. Шулай ук үзешчән сәнгать сөюче олы яшьтәге апалар дәртле җырлар башкарган һәм уен кораллары ансамбле белән чыгыш ясаган, рәхәтләнеп биегән. Олы яшьтәгеләр өчен авыл Советы эшләре белән идарә итүче Гөлшат Нурдәүләтова авыл эшкуарлары ярдәме белән бәйрәм табыны әзерләгән. Гомумән, чара бик матур, фәһемле үткән. Шулай ук мәктәптә дә ветеран укытучыларны чакырып олы, күркәм бәйрәм оештырганнар. Укучылар әзерләгән концерт номерлары, сый-нигъмәткә бай өстәл һәркемнең күңеленә җылылык өстәгән.

Күбияз авылында оештырылган бәйрәм дә бик күңелле узган. “Картаямы соң ул йөрәк” дип исемләнгән чарада барлык өлкән яшьтәгеләр дә катнашкан. 60 ел бергә гомер кичерүче Фәндия Мәүләви кызы һәм Әхмәтдин Гариф улы Гариповларны тәбрикләгәннәр. Алар сәхнә түрендә матур пар, яшьләр өчен үрнәк булып бәйрәмне ямьләгән. Бу күркәм гаилә биш балага гомер бүләк иткән, туган җире, авылы өчен фидакарь хезмәт салган, бик күп Рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәргә лаек булган. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән истәлекле бүләкне аларга авыл Советы башлыгы Радик Туктаголов тантаналы рәвештә тапшырган. Мул табын артында чәй эчү, шулай ук концерт номерлары карау һәркемнең күңелендә бары тик рәхмәт хисләре генә уяткан.

Иске Казанчы авыл китапханәсендә дә “Саулык — зур байлык, картлык — зур шатлык” дигән күркәм бәйрәм оештырылган. Авыл Советы башлыгы Ринат Тимерхан улы Кыямов яшь күңелле, бар яклап та өлгер, уңган апа-әбиләрне, абый-бабайларны Өлкәннәр көне белән тәбрикләгән. Бәйрәм табыны артында яраткан язучыларының китаплары турында фикер алышканнар. “Моң чишмә” шигърият сөючеләр түгәрәге әгъзаларының чыгышы да бу фәһемле чарага мәртәбә өстәгән. Ул көнне бәйрәмгә кунак булып, авылның ихтирамлы кешеләре — Ләйсән Гафурҗанова белән Лилия Гайсина килүе чараны тагын да күркәмләндергән. Алар олы кешеләргә йөрәк-кан тамырлары чирләре турында һәм аны булдырмау юлларын, ә килеп чыккан очракта беренче ярдәм күрсәтү алымнары турында сөйләгән. Кичә күңелле һәм фәһемле узган.

Олы-Елга авылы клубында үткән чарада да өлкән буын вәкилләре күпләп катнашкан. Бәйрәмгә килүчеләрне хатын-кызлар советы рәисе Мөнзия Галиева котлап, иң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткергән. Авылның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары һәркемнең күңеленә хуш килгән, еракларда калган яшьлек елларына алып кайткан. Төбәкләренең өлкән кешеләренең берсе Сәрия Зәйдуллина (87 яшьтә) үсмер чакларындагы көйләрне тальян гармунында уйнап ишеттергән. Арытаба бәйрәм мул табын артында дәвам иткән, җырлашып, биешеп, төрле темаларга сөйләшеп, бик матур һәм фәһемле узган.

Иң мөһиме, Гаилә елы кысаларында мондый күркәм чаралар оештырылуы олы мәгънәгә ия. Чөнки өлкән буын вәкилләре үзләренең оныкларына иң яхшы гаилә һәм рухи кыйммәтләрне тапшыра. Бу исә — яшь буын өчен файдалы бүләк. Киләчәктә дә актив һәм ихтирамлы булыйк, дуслар!

Сөмбел Әсләмова әзерләде.
Читайте нас: