Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
17 июль 2018, 12:02

Олы-Елга авылының бердәм, тату халкы күркәм бәйрәм оештырды

Олы-Елга авылы хозур табигать кочагында урнашкан. Ул Пермь крае белән чиктәш.

Олы-Елга авылы хозур табигать кочагында урнашкан. Ул Пермь крае белән чиктәш. Урындагы халык билгеләвенчә, бакчага чыксаң, икенче район башлана. Аерым чик һәм танып-белү билгеләре юк, элегрәк ниндидер агач вышка торган, хәзер анысы да юк. Әмма ике як та чикләре кайдан башлануын яхшы белә.

Бердәм көч яу кайтара

Олы-Елгага быел 112 ел тулган. Авыл бәләкәй, өч урамда 47 йортта 109 кеше яши. Биредә халык зур бер гаилә булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, дус, тату, бердәм яши. Авылда кешеләр, нигездә, өлкән яшьтә булуларына карамастан, мал асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп тормыш көтә. Иң өлкәннәре — Бибикамал Еремеева, Тәскирә Хөсәенова, Сәхибҗамал Арслангалиева 90 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләгән. Ә иң яшьләре — Хәбибуллин һәм Ибраһимов гаиләләре, алар өчәр-дүртәр бала тәрбияли.

Шәҗәрә бәйрәме

Агымдагы елда “Шәҗәрә бәйрәме” буа буенда оештырылды. Авыл халкы матур итеп сәхнә корып, бизәп куйган. Чараның тантаналы өлешен Кышлау-Елга авыл биләмәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Эльвира Зарипова ачты. Ул бирегә җыелучыларны күркәм бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләде.

— Бу бәйрәм элек-электән милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, буыннар күчә килешлеген саклауга ярдәм итә. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге телим, — диде ул.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл эшчәннәренә авыл биләмәсе һәм халык белән берлектә обелиск төзеләчәге билгеләп үтелде. Кышлау-Елга авыл клубы методисты, авыл старосталары, бер-берсенә кирәк-терәк булып 40 ел гомер кичергән һәм шәҗәрәләрен төзегән күп балалы өч гаилә авыл биләмәсе тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов (чыгышы белән Олы-Елга авылыннан) тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул һәркем шәҗәрәсен белергә һәм ата-бабаларының исемнәрен, тарихларын киләчәк буынга җиткерергә тиеш, дип билгеләде.

Авыл клубы хезмәткәрләре Нәзирә Галина белән Луиза Шакирова үзенчәлекле концерт программасы әзерләде, анда авыл халкы һәм кунаклар үзләре катнашты. Аннары өч ыру вәкилләре шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Шәҗәрәләр стенды сәхнә янында урын алган иде.

Авылга нигез

салучылар шәҗәрәсе

Латыйп, Ямалагун һәм Мостафа нәселләре шәҗәрәсен Олы-Елга авылында яшәүче Венера Ахунова төзегән. Ул озак еллар авыл Советында эшли. Шәҗәрә төзү белән 15 ел мавыга. Аңа ыруының килеп чыгышы турында белү кызыклы була һәм авыл аксакалларыннан ата-бабалары турында мәгълүмат туплый. Венера Хәким кызы сөйләвеннән Латыйп, Ямалагун һәм Мостафа ырулары Олы-Елга авылына нигез салучылар икәнлеге хакында мәгълүм була. Латыйп гаиләсе 1864 ел башында килеп төпләнә. Аның өч улы — Зариф, Мөхәмәтфазыл һзм Фазлыйәхмәт була. Гаилә йорт сала. Күпмедер вакыттан соң алты баласы булган Ямалагун ыруыннан янә дүрт гаилә һәм Галләм нәселе килеп урнаша. Латыйпның уллары Галләм кызларына өйләнә һәм һәрберсе йорт салып, үзаллы яши башлый. Биредә яшәүче халык бик тырыш, хезмәт сөючән була. Шушы күркәм сыйфатлар төбәктә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Алар агач кисеп йорт, мунча, абзар төзегән, басу чистарткан, иген үстергән, эшкәрткән. 30нчы елларда бирегә башка гаиләләр, хәтта Татарстаннан, Балтач районыннан да килеп төпләнә. Нәтиҗәдә, зур авыл барлыкка килә, “Кызыл флаг” колхозы оештырыла. Барча халык колхозда хезмәт сала, аучылык, умартачылык, терлекчелек белән шөгыльләнә. Күпләрендә корт күчләре 100-110 башка җитә. Бердәм халык туган җирләре, төбәкләре иминлегенә фидакарь хезмәт салып, һәр аткан яңа таңга куанып гомер кичерә.

Авыл тарихында күңелсез очраклар да теркәлеп калган. Чит кешеләр килеп, хәллерәк яшәүчеләрне кулакка чыгарып, малларын, умарталыкларын, милекләрен тартып алып, күпләрне сөргенгә куганнар.

Венера Хәким кызы планнары белән дә уртаклашты — киләчәктә авыл тарихы турында китап язарга уйлый икән.

Әти-әни шәҗәрәсе

Рузалия Бәлагетдинова улы Рагунат белән Пермь крае Чернушка шәһәрендә яши. Әти-әниләре, ата-бабалары Олы-Елга авылыннан. Алар яраткан авылларына һәр җәй кайта. Рузалия Хәерланам кызы әти-әнисенең (башкорт-вотчинниклар) шәҗәрәсен: әтисенекен — җиде, ә әнисенекен 12 буынга кадәр төзегән. Ике нәселдә дә йөздән артык кеше күрсәтелгән. Шәҗәрә төзүдә улы Рагунат ярдәм итә. 2004 елга кадәр алар мәгълүматларны Башкортстан Республикасы үзәк тарих архивыннан, авыл биләмәсеннән ала. Алар ырулары — Хәлил хәзрәт лери (әнисе ягыннан) һәм Исхак (әтисе ягыннан) белән чиксез горурлана.

Исмәгыйлевларның тату гаиләсе

Апалы-сеңелле Илүсә Багманова белән Зәйтүнә Нәфыйкова бәйрәмгә Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәреннән кайткан. Исмәгыйлевлар нәселендә алты бала тәрбияләнә, алар бүгенге көндә авылда менә дигән дөнья корып яши: мал асрый, бал кортлары үрчетә. “Нәсел җепләрен барлауга нәрсә этәргеч булды?” дигән сорауга апалы-сеңелле елмаеп: “Ата-бабалар, аларның тарихлары, килеп чыгышлары турында кызыксыну кызыклы булды, шушы мәгълүматларны балаларына, оныкларына җиткерү — мөһим бурыч” дип җавап бирделәр. Умартачылык белән шөгыльләнү — Исмәгыйлевларда буыннан-буынга күчкән кәсеп. 10 айлык Әмир Рәхимов ыруларында иң яше, ә 70 яшьлек Сәфиулла Исмәгыйлев — иң өлкәне.

Авыл халкы бәйрәмдә оештырылган халык уеннарында, волейболда актив катнашты. Вадим һәм Нәзирә Хәбибуллиннар борынгы йола буенча пешерелгән пылау, кыздырылган балык (буада тотылган) һәм хуш исле чәй белән сыйлады.

Алия Исламова.

Автор фотолары.
Читайте нас: