Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
6 июль 2018, 18:01

Зур илемнең рухи хәзинәсе

Бердәм көч белән оештырылган бәйрәмнәр халыкны рухи яктан баета, изге гамәлләргә илһамландыра, яшәүгә көч-куәт өсти.

Бердәм көч белән оештырылган бәйрәмнәр халыкны рухи яктан баета, изге гамәлләргә илһамландыра, яшәүгә көч-куәт өсти.

Июнь аеның кояшлы җылы көне Күбияз авылы халкын “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә җыйды. Бәйрәм үткәреләсе мәйданда иртә белән чолгап алган җылы мөгамәләне сүзләр белән генә аңлату мөмкин түгел. Барчасы да күтәренке кәефтә, шат күңелле, ачык йөзле. Шушы матур күренешкә ямь өстәп гармун тавышы яңгырый. Ирексездән биесе килү теләге туа. Бу чын-чынлап халык бәйрәме! Акланның уң ягында сәүдә нокталары урын алган. Балалар поп-корнга, татлы мамыкка куана, ә өлкәннәр зур теләк белән тавык итеннән шашлык, салатлар, тозлы кыяр сатып ала. Ә иң мөһиме — боларның барысын да Әдисә белән Гомәр Хәмәтовлар гаиләсе үз бакчаларында үстереп әзерләгән.

Оештыручылар тамашачылар өчен эскәмияләр урнаштырган, сәхнәне матур итеп бизәгән. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Зәлфирә Фатихова белән Венера Сибәгатова Күбияз авылының үзешчән сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт программасы оештырган. Ә инде олы хөрмәткә лаек Саимә Шәйнурованы күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләү чарага мәртәбә генә өстәде. Аны котлау өчен сәхнәгә балалары, оныклары менде. Аларның күңел түреннән чыккан хөрмәт, мәхәббәт хисләреннән генә торган теләкләрендә сөекле әниләре, дәү әниләре өчен горурлык хисе чагылды. Саимә Бәдыйк кызы гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган, җәмәгать тормышында актив катнашкан абруйлы шәхес. Мөлаем ханым якыннары, авылдашлары арасында ихтирамга, игътибарга лаек.

Күбиязда, чын-чынлап тырыш, булдыклы, сәләтле халык яши. Район, республика конкурсларында җиңүче Рауил Салиховның өздереп гармунда уйнавы, җырлар, биюләр, “Ахирәтләр” фольклор ансамбле, Вилдан Сәмигуллин чыгышы барчасына да бәйрәмчә кәеф өстәде. Тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Спринтер йөгерү, волейбол, авыш һәм вертикаль баганага менү һ.б. кебек спорт ярышлары киеренке барды. Ә инде көрәш мәйданына җыелган көярмәннәр, көрәшчеләргә алкышлары белән көч-куәт өстәп, чагу күренешне игътибар белән күзәтте. Очраклы рәвештә өлкән яшьтәге ике ир узаманы сөйләшүенә шаһит булдым. “Кара әле, ничек матур көрәшәләр” — ди берсе. “Әлбәттә, алар бит көрәш техникасын яхшы белеп эш итә”, — дип әңгәмәне дәвам итте икенчесе. Беренче булып 30 кг кадәрге авырлык категориясендәгеләр көрәште. Даниил Тимирянов белән Ильяс Сәфетдинов җиңү яулады. 35 кг кадәрге авырлык категориясендә судьялар беренче һәм икенче урыннар билгеләргә карар итте. Нәтиҗәдә, Эмиль Сахипов — беренче, ә Ильяс Мәрданшин икенче урынга чыкты. Көрәшчеләрнең өченче категориясендә 50 кг кадәрге авырлык категориясендәгеләр көч сынады. Бу юлы Данил Риянов белән Артем Мәһәдиев 1нче һәм 2нче урыннарга лаек булды, тиешлечә. Егетләр Рәмил Закировның тәрбияләнүчеләре икәнлекләрен билгеләп үтәргә кирәк. Аннары киеренке көрәш өлкәннәр арасында дәвам итте. Илүс Әлетдинов (Әвәдәй) биргән тәкәгә Сабантуй-2018 призеры Илнур Суфиянов лаек булды. Ә икенче һәм өченче урыннарны Фидәрит Хафизов белән Илүс Закиров бүлеште. Көрәшне үз эшләре өчен җан аткан — Аскын 2нче мәктәбенең физкультура укытучысы, тренер Фәрдүс Әхмәтов, Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы урынбасары Рәмил Закиров оештырды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар халык уеннарында актив катнашты. Нәниләр өчен дә махсус уен оештырылды — алар күзләрен бәйләп, бүләкләр кисте. Кулларына призлар тоткан балалар тизрәк әти-әниләрен шатландырырга ашыкты. Очрашулар, аралашулар, мавыгулар, бүләкләр — чагу бәйрәмдә боларның барысы да булды.

Күбияз авыл биләмәсе башлыгы Радик Туктаголов кунакларны, авылдашларын тәбрикләп, мондый бәйрәмнәр халык өчен бик мөһим икәнлеген билгеләп үтте.

— Безнең авыл биләмәсе халкы туган төбәге, тырыш кешеләре, аларның уңышлары белән чын-чынлап горурлана, киләчәгенә ышаныч белдерә ала, — диде Радик Наил улы.

Ул шулай ук авыл биләмәсе үсешенә саллы өлеш керткән, туган төбәкләренә тугры булган күбиязлыларга, бәйрәм оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә һәм мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерде. Спорт ярышларында һәм халык уеннарында катнашучыларга бүләкләрне Илгиз һәм Айрат Әбраровлар, Дамир Әүбакиров, Вилсур Ахунов, Илнур Кавсаров, Ильяс Исламгалиев, Динар Минһаҗетдинов, Хәмит Фәйзрахманов, Рәлис Нуртдинов, Лилия Кыямова, Рәшит Гарифуллин алган.

Моңлы азан тавышыннан башланган күркәм чара күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырып, югары дәрәҗәдә үтте. Биредә булганнарның барысы да авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары белән очрашудан дәрт алып, мондый чараларны ел саен уздырып торырга кирәк дигән теләктә калды.

Фәйрүзә Юнысова.

Марат Юнысов фотолары.
Читайте нас: