Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
1 июнь 2018, 12:58

Алда әле заман имтиханы

Районыбыз авылларында оештырылган чаралар ниндидер бер җылы мөгамәләдә, илаһи чолганышта үтә.

Районыбыз авылларында оештырылган чаралар ниндидер бер җылы мөгамәләдә, илаһи чолганышта үтә. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен яңгыраган соңгы кыңгырау бәйрәме дә шундыйлар исәбендә.

Бу көнне һава торышы да кеше кәефен аңлаган кебек тоелды: 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар, аларның укытучылары һәм ата-аналары өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәмдә көн болытлап, яңгыр сибәләп алды. Һава да чарада катнашучылар кебек күз яшьләрен тыярга тырыша диярсең. Күңелле ыгы-зыгыларга, дулкынлануларга бай әзерлек сәгатьләре минутлар кебек кенә тоелды. Кунаклар җыелды. Менә авыл клубы сәхнәсендә 11 сыйныф укучылары урын алды. Шушы тырыш балаларны укытучылары да, ата-аналары да җибәрәсе килми, чөнки алар бәйрәмнәрдә уңышлы чыгыш ясаган, төрле олимпиадаларда һәм спорт чараларында район, мәктәп намусын яклаган, бар яклап та ярдәм күрсәткән укучылар. Барысының да үгет-нәсихәт сүзләре җиткерәсе килде. Беренче булып сүзне Аскын ветеринария станциясе начальнигы Руслан Галләмовка бирделәр. Ул, үз чиратында, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы тәмамлауларын теләде һәм волонтер кенәгәсен тапшырды.

— Олы тормыш юлында нинди генә авырлыклар очраса да, аларны җиңеп чыгып, бар башлангычларыгыз да уңышлы булырына иманым камил, — диде Руслан Рамил улы. Карткисәк авыл биләмәсе башлыгы Ринат Миңнемөхәмәтов кемдер һөнәр үзләштереп, көч, идеяләр туплап, туган авылына кире кайтыр дигән ышаныч белдерде. 30 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган пенсионер Галиулла Хуҗиәхмәтов, берничә дистә ел мәктәп директоры вазифасын башкарган Лидия Харисова һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Фәнирә Нәбиуллина хезмәт сөючән, ярдәмчел, тырыш балалар үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерделәр. Мәктәп директоры Лилия Миңнемөхәмәтованың котлау сүзләреннән соң Мактау грамоталары һәм дипломнар алу кызлар һәм егетләр өчен дулкынландыргыч мизгел булды. Мәктәп тормышында бергә тулы куәтенә кайнаган укучылары белән аерылу укытучылар өчен, әлбәттә, бик авыр. Лилия Әснаф кызы белән Гөлфинә Гыймазетдин кызы (укыту эше буенча директор урынбасары һәм 11 сыйныфның класс җитәкчесе) чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы, мавыктыргыч, күңелле чараларны билгеләп үткәннән соң, залда утыручыларда ирексездән шатлыклы күз яшьләре күренде.

Авылның хөрмәтле кешеләренең берсе Хыйләҗетдин Тазтдинов балаларга якты, тигез, уңышларга бай, мәгънәле тормыш юлы үтүләрен теләде. Ә инде 11 сыйныф укучыларының ата-аналарга, укытучыларга атап башкарган җырлары берсен дә битараф калдырмады.

Зинира Хаматова, Карткисәк мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.
Читайте нас: