Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
15 Май 2018, 16:45

Ата-бабалар батырлыгы

Совет халкының үз-үзен аямыйча көрәшүе нәтиҗәсендә генә бу коточкыч сугышта илебез җиңү яулады.

Совет халкының үз-үзен аямыйча көрәшүе нәтиҗәсендә генә бу коточкыч сугышта илебез җиңү яулады. Күп корбаннар аша гына, бик көттереп туды 9 май — Җиңү таңы. Боларны онытырга хакыбыз юк. Батырлар даны мәңгелек!

Күп елларын яраткан хезмәтләренә багышлаган, инде гомерләренең көзенә җиткән өлкәннәребез чыннан да игътибарга мохтаҗ, ихтирамга лаек. Бөек Җинүнең 73 еллыгы уңаеннан «үлемсез полк» белән мәктәп укучылары обелиск янына җыелды. Бу чараның максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннарын, яу кырында һәлак булган авылдашларыбызны искә алу, хөрмәтләү. Бәйрәм тантанасы сугышта һәлак булганнар хөрмәтенә салынган обелиск янында башланып китте. Яу кырында ятып калганнарны 1 минут тынлык белән искә алганнан соң, укучылар алар истәлегенә гөлләмәләр салды. Кичә мәдәният йортында дәвам итте. Ветераннар хөрмәтенә 7 класс укучылары әдәби-музыкаль монтаж белән чыгыш ясады.

Барыбыз бер теләктә: Сугышлар булмасын! Җир йөзендә тынычлык хакимлек итсен! Яшәсен тынычлык! Илебез күге һәрвакыт аяз булсын, халкыбыз йөзеннән елмаю китмәсен!

Ә кичен авыл клубында бай программалы бәйрәм концерты булып үтте. Халык белән тулы клуб эченә үзенә күрә бер ямь өстәлгән. Тантананы мәктәп директоры Әмин Әнвәр улы Шәвәлиев ачып жибәрде, бәйрәм белән котлады. Сәхнәдә авылның һәвәскәр артистлары тарафыннан Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” дип аталган әсәре буенча әзерләнгән спектакле куелды.

Бу күренеш тамашачы күңелен биләп алды. Һәр артист ролен оста итеп, жиренә житкереп уйнады. Галия апа Галина, Таңсылу Суфиярова, Радик Гатин, Мөнир Саттаров, Гөлшат Әхмәтшина, иң яшь артистларыбыз 5 сыйныф укучылары Әлфия Вәлиева, Нуранил Садыйков, 4 сыйныфтан Инель Глимшин үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйрәмнең икенче өлешендә концерт булды. Котлауларның барысы да җырчыларның һәм биючеләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Концертны завыклы һәм мавыктыргыч итеп Наилә Хәлфәт кызы Глимшина алып барды. ”Ядкарь” ансамбле моңлы жырлары белән куандырды, Яңа Казанчы кунаклары Әлмир Һәм Илнур Шакировлар күңелле жырларын ишеттерде. Эльмира Шәйхуллина дәртле биюләрен бүләк итте.Тансылу Суфиярова, Рәзинә Суфиярова, Гөлнара Гәрәева жырлаган жырлар халык күңелендә озак сакланыр. Концертны музыкаль яктан Альберт Шакиров бизәде.

Авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Эльвира Зарипова активлык күрсәткән авылдашларны Мактау грамоталары белән бүләкләп үтте.

Эчтәлекле, күңелле концерт бер тында үтте. Төрле буын вәкилләрен җәлеп итеп, шушы матур кичәне оештыруга клуб мөдире Радик Гатин күп көч салган. Һәр номерны тамашачылар бик җылы каршы алды һәм кичәдән якты тәэссоратлар, яхшы кәеф алып таралышты.

Эльмира Шәйхуллина.
Читайте нас: