Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
11 Май 2018, 13:44

Хөрмәтле ветераннарга дан!

Җиңү көне — изге бәйрәм, ул безне әтиләр, дәү әтиләр, карт дәү әтиләребез батырлыгы турында якты истәлек аша берләштерә.

Җиңү көне — изге бәйрәм, ул безне әтиләр, дәү әтиләр, карт дәү әтиләребез батырлыгы турында якты истәлек аша берләштерә. Алар үз-үзләрен аямыйча көрәшеп, гомерләре бәрабәренә дөньядагы тынычлыкны саклап калган. Без, Бөек Җиңү варислары, дәһшәтле сугыш турында хатирәләрне сакларга һәм балаларыбызга тапшырырга бурычлы. Бәйрәм чаралары “мәңгелек утны” кабызу һәм Җиңү монументына чәчәкләр салудан башланды. Аннары Бөек Ватан сугышында катнашканнар, тыл эшчәннәре, район хакимияте вәкилләре, укытучылар, укучылар, авыл халкы тезелешеп район Мәдәният йорты алдындагы мәйданга юнәлде, биредә бәйрәм митингы үтте.

Тәбрикләү сүзе белән район хакимияте башлыгы Фларит Усманов чыгыш ясады:

— Бүген илебез совет халкының фашистик Германияне Җиңүенең 73 еллыгын билгели. 9 Май илебез тарихына батырлык һәм кыюлык, чын хәрби дан һәм җиңүчеләр буынының югары ватанпәрвәрлек үрнәге буларак мәңгелеккә язылган. Илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән ветеран-фронтовикларыбыз, фидакарь хезмәт салган тыл эшчәннәрен тәбриклибез, һәлак булган батырларыбыз истәлеге алдында баш иябез. Барыгызны да бу изге бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Хөрмәтле ветераннар, тыл эшчәннәре, сезгә ныклы сәламәтлек, лаеклы һәм озын гомер, күңел тынычлыгы телим. Ихлас сөюбезне, рәхмәтебезне, хөрмәтебезне кабул итегез. Без сезгә сокланабыз һәм горурланабыз!

Бөек Ватан сугышында катнашкан Галинур Шәйбаков тагын бер тапкыр бу сугышның илебезгә нинди зур афәт китергәнен һәм Бөек Җиңү нинди бәя белән яуланганын билгеләп үтте.

Аны якынайту өчен һәркем үз өлешен кертергә тырышты: яугирләр фронтта батырларча көрәште, ә тылда хатын-кызлар һәм балалар “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” девизы астында фидакарь хезмәт салды.

— Дошманга каршы канкойгыч көрәштә искиткеч кыюлык һәм батырлык күрсәтүчеләр арасында якташыбыз ефрейтор Шәрип Васиков та бар. Ул Ленин орденына лаек булган. Днепр елгасын кичкән вакытта күрсәткән батырлыклары өчен Сәлимҗан Галимҗановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыш елларында якташларыбыз искиткеч каһарманлык һәм батырлык күрсәтте. Бүгенге катлаулы халыкара шартларда иң мөһиме — тыныч күк йөзе телим, — дип котлауларны дәвам итте район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров.

Районнан хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән ветераннарны Башкорт авыл хуҗалыгы һөнәри колледжы студенты Вадим Тимергалиев котлады.

Мылтык атулар тавышы астында Җиңү стеласына чәчәкләр һәм гөлләмәләр салынды.

Митингтан соң Бөек бәйрәм — Җиңү көненә багышлап район Мәдәният йортының һәвәскәр артистлары әзерләгән бай эчтәлекле концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм чараларында төрле буын вәкилләре катнашты, барысын да бер хис — Туган илебез өчен тирән горурлык тойгысы берләштерде. Илебез халкына дошманны җиңәргә чыдамлык, кыюлык, батырлык, бердәмлек, Ватанны сөю ярдәм итүен һичкайчан онытмаячакбыз. 9 май барыбыз өчен дә гомумхалык бәйрәменә генә түгел, ә яу кырында ятып калганнар турында Хәтер көненә дә әверелде.
Читайте нас: