Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
11 Май 2018, 13:59

Фронт һәм тыл — Җиңү яулаган

Тәрзия Әлетдинованың озын һәм җиңел булмаган гомер юлында су тамчысында кебек илебез тормышындагы катлаулы һәм шатлыклы мизгелләр чагыла.

Тәрзия Әлетдинованың озын һәм җиңел булмаган гомер юлында су тамчысында кебек илебез тормышындагы катлаулы һәм шатлыклы мизгелләр чагыла. Аның биографиясе буенча Ватаныбызның тарихын язарга була.

Ул 1927 елның февралендә Гөмбә авылында дөньяга килә, ярты елдан әнисе үлә һәм аны Караидел районы Уразбахты авылында яшәүче дәү әнисе Майдамат Зыязетдинова үзенә ала. Биредә аның балачагы һәм үсмер еллары үтә. Тәрзия дүрт сыйныф белем ала да, колхозга эшкә чыга.

Бернинди дә батырлык эшләмәдем, — ди ул тыйнак кына елмаеп. — Ул чакта барысы да колхоз басуында, фермада, ындыр табагында эшләде, урды, чәчте, утады. Миңа башта ат белән ашлык ташу эшен ышандырдылар. Өлкәннәр арбага бодайны төйиләр, ә мин кабул итү пунктына илтәм. Юлда атны берничә тапкыр туктатам, чөнки селкенүдән япмасы ачыла, ашлык коелырга мөмкин. Әгәр бригадир арттан килеп, юлда ашлык бөртеген күрсә, кирәгеңне бирүен көт тә тор.

Байкытамак авылында пристаньда олау чиратка тезелә, ашлыкны үлчиләр, паромда кабул итәләр һәм барысына да накладной бирәләр. Шулай, үсмер кыз балага дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим эш — ашлык тапшыру эшен йөкләткәннәр. Аннары аны, иң җаваплы һәм белемле хезмәткәр буларак, кладовщик-үлчәүче итеп куялар, анда еш кына үзенә капчыкларны төяргә, бушатырга туры килә. Җәйгелеккә пешекче урынына билгелиләр, басу станы ерак, 10-11 чакрым була, анда колхозчылар кунып ятып эшли. Тәрзия зур-зур казаннарда аш, ботка, әгәр азык-төлек аз булса бәрәңге, май белән борчак пешерә. Сугыш башлангач, ир-егетләр фронтка китә һәм колхоз эшләре өчен җаваплылык тулысынча картлар һәм үсмерләр иңенә төшә. Менә шулай бер кайгысыз бала булырга да өлгермичә, Тәрзия башка яшьтәшләре кебек, өлкәннәр рәтенә баса. Бөек Җиңүдән соң, 1945 елның җәендә аңа гомум җыелышта “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медален тапшыралар. 18 яшьлек кыз батыр-тыл эшчәне була, чөнки ул да тырыш хезмәте белән Җиңүне якынайткан бит. Бу аның тормышында беренче бүләге була...

Бервакыт Әвәдәй авылыннан ыспай гәүдәле чибәр егет Рәфкать Әлетдинов туганнарына кунакка килә. Берничә тапкыр очрашканнан соң, яшьләр араларында мәхәббәт уты кабынуын аңлый. Әвәдәйгә Рәфкать яшь кәләше белән кайтып төшә. Бу очрашуга кадәр икесе дә җитди сынаулар үткән була, кыз — хезмәттә, егет — яу кырында. Рәфкать 1943 елның маеннан сугышта пулеметчы, артиллерист, водитель булып хезмәт итә. Сугышны кече сержант званиесендә тәмамлый, берничә тапкыр яралана һәм контузия ала, күпсанлы бүләкләре арасында икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар. 1947 елның көзендә генә кайта, армия частьләре белән бергә җимерелгән шәһәр һәм авылларны төзүдә катнаша.

Авылда яшьләр барысын да көнләштереп яши башлый, өй төзеп керәләр, ихата тутырып мал асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Бер-бер артлы балалары туа. Уңган, булдыклы кеше беркайчан да югалып калмый. Тәрзия урындагы кибеттә сатучы була, үзе ат белән товар ташый. Ире “Бөрмә” совхозында төзелеш бригадасында эшли.

Тирә-якта тормыш кайный. Бөтен авыллары белән бергәләп печән эшләргә — Пановкага, ындыр табагына Яңа Бөрмәгә йөриләр, елгада гидроэлектр станциясен төзүчеләргә ярдәмләшәләр...

Балалары үсеп буй җиткерә, укырга китәләр, гаилә коралар. 1995 елда ире вафат була — дәһшәтле сугыш салган эзләр үзләрен белгертә. Тагын берничә ел Тәрзия берүзе генә зур хуҗалыкны алып бара, әлбәттә, балалары бигрәк тә өлкән улы Рәлиф ярдәмләшә. Үкенечкә каршы, авыр чир кече уллары Рәзиф һәм Рифнең гомерләрен өзә. Кызлары Рәүфә һәм Асия үз гаиләләре белән гомер итә. Җиде ел элек балалары әниләре өчен район үзәгендә зур йорт сатып ала, хәзер оныклар, туруннары да янәшә генә, дәү әниләре турында хәстәрлек күрүне намус эше дип исәплиләр. Тәрзия апа бүген дә әле, үзенең 91 яшендә, җитез хәрәкәтле, язын-көзен кулына көрәк, сәнәк тотып бакча эшенә чыга.

Аяклар җитезрәк йөрсә соң, әллә ниләр эшләр идем, аннары балалар да рөхсәт итми шул, — ди ул үкенеч белдереп.

Аның хәтеренә искитәрлек, биш баласы, 13 оныгы һәм 26 турунының туган көннәрен хәтерли, барысына да бүләкләрне алдан ук әзерләп куя. Биш вакыт намазын укый, элекке фотографияләрне кадерләп саклый, барлап чыга, бакыйлыкка күчкән кадерле кешеләре белән күңеленнән сөйләшә.

Аралашу барышында кешене бу дөньяда нәрсә яшәтә, ул нәрсәсе белән көчле, дип сорадым.

Хезмәт, тик хезмәт кенә. Ялкаулык — кешенең иң зур гөнаһы, дип уйлыйм. Ходай миңа озын гомер бирде һәм эшләргә өйрәтте. Мәрхүм ирем Рәфкать белән балаларыбызны да шуңа өйрәтеп үстердек һәм алар өчен кызарырга туры килмәде, — дип җаваплады.

Бу искиткеч көчле рухлы ханым, ару белмәс хезмәткәрнең Җиңүгә керткән өлеше бар — ул фидакарь хезмәт.
Читайте нас: