Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
28 апрель 2018, 11:29

Тукай иленә сәяхәт

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач-куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребезнең туган көне билгеләп үтелә.

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач-куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребезнең туган көне билгеләп үтелә. 26 апрельдә (яңа стиль буенча) аның тууына 132 ел була. Тукай иҗаты балалар бакчасында да тирәнтен өйрәнелә. Күнгәк авылының «Толпар» балалар бакчасында «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән бик матур эчтәлекле әдәби кичә узды.

Безнең балалар бакчасында сабыйларда Г. Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан атналык оештырылды. Балалар белән бергәләп, язучының әкиятләрен искә төшердек, шигырьләрен укыдык. Әти-әниләр белән берлектә «Тукай геройлары» дигән темага рәсемнәр ясадык. Йомгаклау чарасы буларак «Тукай иленә сәяхәт» дигән әдәби кичә уздырдык. Кунакка 1 һәм 2нче сыйныф укучыларын да чакырдык. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде. «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч, уйнарга ярый» әсәрләре сәхнәләштерелде. Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. «Өзек кайсы шигырьдән?», «Рәсемне таны!», «Кайсы әкияттән?» уеннарында балалар актив катнашты, белемнәрен күрсәтте. Бәйрәмгә әкият персонажларының кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде. Г. Тукайның табышмакларын да балалар бик ярата. Кичәне бөек шагыйребезнең «Туган тел» җырын бергә башкарып, күчтәнәчләр өләшеп тәмамладык.

Г. Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның Бөек шәхеснең әсәрләрен белүе, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. Еллар үткән, ара ерагайган саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була гына бара.
Читайте нас: