Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
бәйрәм кайтавазы
22 февраль 2018, 13:13

Кыю яугирләргә хөрмәт йөзеннән

15 февраль — Русиядә яугир-интернационалистларны искә алу, батырлыклары белән горурлану һәм хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә.

15 февраль — Русиядә яугир-интернационалистларны искә алу, батырлыклары белән горурлану һәм хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мәктәпләрдә кыюлык дәресләре үткәрәбез, канлы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан яугирләр белән очрашулар оештырабыз, хөрмәтебезне белдерәбез.

Быел да бу истәлекле көнне зурлап билгеләп үттек. Иске Казанчы мәктәбе укучылары, авыл һәм мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йортында ”Солдат антына тугры калып” дигән чара үткәрдек. Аңа Әфган сугышында катнашкан Азат Әбраров, Булат Хәйдәршин, Радиф Нуртдинов, Риф Гафиев, Чечен республикасындагы хәрби бәрелешләрдә булган Борис Гаязетдинов, Илдар Исламовны чакырдык. Шулай ук, сугышка газиз улларын озатып, еллар буе төн йокыларын калдырып, аларның исән-имин кайтуларын теләп яшәгән солдат аналары — хөрмәтле Зәнфирә Гарипова, Гүзәл Хәбибуллина, Флидә Мөхлисова, Чечен сугышыннан улын цинк табутта каршы алган Фәрүзә Зөбәерова, 4 улын илебезнең лаеклы солдатлары итеп үстергән Гөлфирә Тасинкамбетова чарабызның кадерле кунаклары булды.

Укучылар көче белән әзерләнгән чара катнашучыларның күңеленә хуш килде. Кунаклар хезмәтләре һәм хәрби иптәшләре турында сөйләде, уй-кичерешләре белән уртаклашты. Авыл Советы хакимияте башлыгы Ринат Кыямов, туган якны өйрәнүче Ансар Солтанов кунакларны тәбрикләде һәм укучыларга, бигрәк тә егетләргә фәһемле сүзләрен җиткерде.

Гөлфинә Исламова.

Иске Казанчы авыл

китапханәсе мөдире.
Читайте нас: