Әлеге вакытта да, заман ничек кенә алга атласа да, кул эшләренә һәрвакыт өстенлек бирелә, берсеннән-берсе күркәм, матур эшләргә һәм мондый гүзәллекне тудыручыларга һәркем соклана.
Күбияз авылында яшәүче Мөзәмил Солтаншинның тырышлыгын, осталыгын белмәгән кеше юктыр. Бар гомерен ул мәктәптә балаларга хезмәт, рәсем дәресләренә сөю тәрбияләүче булса, гаиләсендә — үрнәкле әти, карт әти, сөекле тормыш иптәше, уңган хуҗа. Йортлары да төзеклеге, күркәмлеге белән аерылып, биредә тырыш, булдыклы, иҗади күңелле кешеләр яшәгәнлеген күрсәтеп, әллә кайдан ук балкып тора. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән кебек, ул барысына җитешә, уңган хуҗаның кулыннан килмәгән эше юк: тимерен дә бөгә, агачтан да ниләр генә эшләми, һәрберсенә өлгерә. Агачны өтеп, бизәкләр ясау да аның яраткан шөгыльләренең берсе. Ул ясаган әйберләргә матур бизәкләр аерым бер ямь өстәп тора. Остадан эш курка, ди халык, Мөзәмил Мөхәмәтдин улының да кулында эш җиһазлары биеп кенә тора. Ул эшләгән сандыклар кемнәрнең генә өй түрен бизәми дә, күпме кызлар килен булып төшкәндә Мөзәмил Солтаншинның иҗат җимеше булган сандыклар аларның горурлыгы булмады икән?!
Уңган ир-егет заказ белән авылдашларына һәм кемнәр сорый һәркемгә мунча мичләре дә эшләп бирә. Аның шулкадәр дә оста итеп эшләгән шахмат өстәле һәм фигураларына искитмәле.
Тормыш иптәше Мөнирә белән ике балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар, бүген оныкларына куанып, балаларының уңышларына сөенеп яшиләр, эшләп йөриләр, күпләргә үрнәк булырлык матур тормыш алып баралар. Менә шундый гаиләләр авыл күрке булып тора да инде. Ирнең асылы эштә танылыр, дип борынгылар юкка гына әйтмәгән. Мөзәмил Солтаншин да үзенең тырышлыгы, уңганлыгы белән авылларының хөрмәтле ир-егете булып тора.