Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
6 апрель 2022, 14:10

Эшләрендә аның — күңел җылысы

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Матурлык тудыручыларга без чын күңелдән сокланабыз, алар белән горурланабыз.

Эшләрендә аның — күңел җылысы
Эшләрендә аның — күңел җылысы

Күбияз авылында гомер итүче Люция Зиннурованың да иҗат җимешләре күпләргә таныш. Тырыш ханым үз куллары белән нинди генә соклангыч әйберләр булдырмый: чигә дә, ыргак белән дә бәйли, төсле җепләрдән урындык япмалары, шулай ук шпагаттан төрле уенчыклар, юынгычлар да эшли, рәсем эшләргә дә әвәс. Аның картиналары өй эчләрен бизи. Картиналарда бигрәк тә ул табигать матурлыгын сынландыра.
Люция Илгизәр кызы Күбияз авылында туып-үскән һәм биредә тормышка чыгып, хәләл җефете Фәнил Заян улы белән өч балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия бирәләр. Ул кул эшләре белән бәләкәйдән үк мавыга һәм эшенә бар күңелен салып башкара. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Люция Илгизәр кызы Күбияз авылы “Әхирәттәр” ансамбленең милли киеме — алъяпкычларын да матур итеп чигеп биргән. Уңган ханым үзенең эшләрен туганнарына, якыннарына бүләк итә. Авылда, районда узган күргәзмәләрдә дә аның кул эшләренә күпләр соклана.

 

Эшләрендә аның — күңел җылысы
Эшләрендә аның — күңел җылысы
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: