Ышаныч
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
31 март 2022, 12:00

Тормыш юллары катлаулы

“Үткән гомер аккан су белән бер”, — диләр. Чыннан да шулай икән. Вакытның, елларның үткәнен сизмибез дә. Каядыр ашыгабыз, нәрсәдер җитми кебек, баксаң вакытны, гомерне үзебез куабыз.

Тормыш юллары катлаулы
Тормыш юллары катлаулы

 

 Әйләнеп артка карасаң, шактый юллар үтелгән, еллар да күптән инде чигәләргә чаллар сипкән, маңгайларга тирән буразналар салган.

Нәфига Ахун кызы Хәбибуллинаны язмыш җилләре Урманкүлгә алып килгәненә дә 25 ел вакыт узган. 82 яшен тутырган Нәфига әби бүген шушы ук авылда  яшәүче кызы Нәфисә тәрбиясендә гомер итә (Нәфисә кызы әнисен карар өчен Нефтекама шәһәреннән монда күченеп кайткан). Нәфига Ахун кызы Мота-Елга авылында туып-үсә. Иске Казанчы мәктәбендә укып, 10 класс белемгә ия була. Тормыш иптәше Калфәт Хәбибуллин белән ике балага гомер бүләк итәләр. Әмма куанып озак бергә яшәргә туры килми, аяусыз язмыш аларны мәңгелеккә аера: Калфәт абый 41 яшендә генә бакыйлыкка күчә. Ул вакытта кызы Нәфисәгә бары тик ике генә ай була. Кызы әтисен хәтерләми дә. Нәфига Хәбибуллинага ялгызы гына ике баласына лаеклы тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгару бер дә җиңелләрдән булмый. Кайларда гына эшләми ул: укытучы да, заправкалаучы да, интернатта тәрбияче дә, төнге нянка да, савымчы да, совхозда бухгалтер һәм шулай ук почтальон да була. Балалар үсеп, башлы-күзле булгач, Нәфига әби ялгызлыктан туеп, Урманкүл авылындагы Глимхан Шәйхуллин белән язмышын бәйли. Менә шулай ул Урманкүл килене булып китә. Чөнки балалары үз тормышын кора, читтә яшиләр, бәйрәмнәргә генә кайталар. Глимхан абый белән алар 15 ел матур гомер кичерә. Уңган гаилә күпләп мал карый, умартачылык белән шөгыльләнә. Аларның сарыклары гына да йөз башлап була. Ә бит бу кадәр малны карар өчен күпме көч кирәк?! Шатланып кына яшәп ятканда йорт хуҗасы авырып, кинәт кенә үлеп китә. Моны кичерүе Нәфига апага бик авыр була.   

 Бала кайгысы кичерергә дә туры Нәфига әбигә, улы бик яшьли генә гүр иясе була. Ничек кенә кыен булмасын, бар кайгыларны үз эченә йотып, арытаба да яшәргә тырыша ул. Әйе, бүген ул ялгыз түгел: авылдашлары кереп тора, кызы янында, алар  белән бергәләп кич утырып кул эшләре эшлиләр, кем кайдан нәрсә бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәнә, бер-берсе белән уртаклашалар, серләшәләр, яшь чакларын хәтерлиләр.

— Балачактан ук эш эчендә кайнап үстек. 11 яшьтән утауга, печәнгә йөрдек, ашлык сугарга, җилгәрергә дә һәрвакыт балаларга куша торганнар иде. Үлән йолкырга гына көчләре җитә дип гел утауга йөрттеләр. 5нче сыйныфка укырга бара алмадым, чөнки өскә, аякка  кияргә булмаганлыктан бер ел өйдә тордым. Ә икенче елны имтихан биреп, 5нче сыйныфка бардым. Шулай итеп 10 классны барыбер тәмамладым, — дип хатирәләре белән уртаклаша Нәфига Ахун кызы. — Кайда куштылар, шунда эшләдем. Бигрәк тә почтальон булып эшләгән чаклар хәтердә уелып калды. Ул чакта гәзит-журналларга күпләп язылалар иде. Зур сумка тулы гәзит, күп вакыт он капчыгына да салып сөйрәргә туры килде. Мота-Елга, Янкисәк авылларына гәзит-журналлар илтәм, шулай ук пенсия тарату да минем өстә. Кичкелеккә аяклар арып, сызлый башлый, ул вакытта аңа игътибар итеп торыш булмады, эш күп иде, ә хәзер менә өй эчендә дә авырлык белән генә атлыйм.

— Әнием күп акча (пенсия акчасы) белән йөри, мин куркам, чөнки төрле кеше бар бит. Яман кешеләр очрамасын берүк дип һәрвакыт тели идем, — дип сүзгә кушыла кызы Нәфисә. — Әнием безне кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип һәрвакыт эшләде, тырышты, мин аның тик торганын бер дә хәтерләмим.  

— Нәфига апа безнең авылда иң актив китап укучы да әле. Авыл китапханәсендә ул укымаган китап калмагандыр да. Ул шулай ук шәлләр бәйләү остасы да. Аның челтәрләп, төсле җепләрдән бәйләгән шәлләре бик матур, соклангыч,  — ди авыл депутаты Миңсылу Фирдәвис кызы Исламова.

Әйе, өлкән яшьтә булса да Нәфига Ахун кызы шәлләрне әлегә күзлексез бәйли. Аларны якыннарына, туганнарына бүләк итә, бәйрәмнәрдә куандыра.

— Әнием кул эшләренә бик оста кеше. Без бәләкәй чакта нәзек кенә итеп эрләп, бизәкләп бияләйләр бәйли иде, бик яратып кия торган идек без. Тәрәзә челтәрләре дә бәйләде. Бик матур килеп чыга иде. Шулай ук чигүгә дә оста, төрле чигү алымнарын белә, аның бервакытта да буш утырганы юк,  — ди әнисе белән горурланып кызы.

Нәфига әби аяклары авырту һәм авыр йөрү сәбәпле, чараларда катнаша алмый, әмма агинәйләр аның янына һәрчак килеп тора, киңәшләшәләр, сөйләшәләр. Без барганда да агинәйләр бергәләп кул эшләре белән мәшгуль  иделәр. Ә кызы Нәфисә һәрвакыт актив, авыл тормышында кайнап яши.  Менә шундый кешеләр белән аралашканнан соң, күңелгә рәхәт булып китә, булган барлык кыенлыклар юкка чыга. Чөнки алар нинди генә авырлыклар булганда да сынмаган, сыгылмаган  ә горур басып алга атлаган. Авылның матурлыгы да менә шундый күркәм кешеләрендә чагыла бит һәм безнең өчен дә Урманкүл авылы иң гүзәл төбәкләрнең берсе булып хәтерләргә уелды. 

     

Тормыш юллары катлаулы
Тормыш юллары катлаулы
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: