Урманкүл авылында соклангыч гаиләләр күп. Раушания һәм Рәмил Хаҗиәкбаровларны районда белмәгән кеше юктыр. Тырыш, уңган, барысына үз хезмәтләре, көчләре белән ирешкән бу гаилә олы ихтирамга лаек.
Раушания Муллагаян кызы — Әльягеш авылы сылуы. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлагач, Урманкүлгә укытучы булып килә. Биредә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә һәм шушында ук үзенең булачак тормыш иптәше Рәмил Рәис улын очрата. Ике яшь йөрәк бер-берсен тәү күрүдән ошата һәм матур гаилә барлыкка килә. Менә инде ул вакытларга да 39 ел узып киткән. Балалар үскән, алар да күптән әти-әни булган, ә янда оныклар йөгерешеп йөри.
Әйе, гомер еллары агымсудай, сиздерми генә агыла да агыла. Ә бит шушы еллар эчендә нинди генә юллар, нинди генә сукмаклар аша үтәргә туры килмәгән. Язмыш җилләре аларны Ревда шәһәренә алып китә. Монда да бу уңган гаилә сынатмый, Раушания Муллагаян кызы мәктәптә балаларга белем бирә, ә тормыш иптәше Рәмил абый агач эшкәртү заводына столяр, пыялачы (стекольщик) булып урнаша. Арытаба ул үз эшен ачып җибәрә. Макулатура җыя, Татарстанның Яр Чаллы шәһәре белән килешү төзиләр һәм бергә эшлиләр. Раушания Хаҗиәкбарова Ревда шәһәрендә мәктәптә хаклы ялга чыкканчы эшли, күптөрле Мактау грамоталары белән бүләкләнә, арытаба балалар бакчасында тәрбияче дә була, РФның хезмәт ветераны исеменә лаек була. 32 ел шәһәрдә яшиләр, ике уллары Ирек һәм Денис дөньяга килә. Тик ничек кенә булмасын, туган як барыбер үзенә тарта. Киңәшләшкәч, 2014 елда туган авыллары Урманкүлгә кайталар. Эшләп үскән, авыл эшен яхшы белгән тырыш кешеләр өчен биредә бер генә дә кыен булмый, киресенчә җиң сызганып, өр-яңадан тормыш башлап алып китәләр. Нинди генә эшләр башкармый алар?!
Элекке иске кибет бинасын алып, пекарня эшләп, авылдашларын, күрше-тирә авылларны икмәк белән дә тәэмин итәләр, район үзәгенә дә илтә торган булалар. Әмма пандемия башлану сәбәпле, авыручылар саны күбәя башлагач, бу эшне туктатырга туры килә. Күпләп мал да асрыйлар, кош-корт та үрчетәләр. Тырыш, уңган Хаҗиәкбаровлар зур, матур йорт төзеп кергән. Алар яшәгән урамга килеп керү белән, биредә булдыклы кешеләр гомер итүен күрсәтеп, йортлары әллә кайдан ук балкып, үзенә тартып утыра. Бар җир төзек, һәрнәрсә үз урынында, йорт тирәсендә тәртип, пөхтәлек күзгә ташлана. Бу матур пар яшәү мәгънәсен аңлап, тормыш кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып торалар. Бар нәрсәләре җитеш, тормышлары түгәрәк, үзләре күркәм. Гомумән, алдыңа куелган максатыңа ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык кирәк. Бу Раушания һәм Рәмил Хаҗиәкбаровларның икесенә дә хас сыйфатлар.
— Авыл җирендә яшәгәч, малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Атларыбыз да бар, мөгезле эре терлек, кош-корт, Аллаһыга шөкер. Умартачылык белән дә күптәннән шөгыльләнәбез. Тырышкан кешегә юл ачык. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк, — ди алар бертавыштан.
Раушания Муллагаян кызы кул эшләренә дә бик оста. Ниләр генә эшләми ул: тегә, бәйли, ыргак белән бәйли, тормышыбызга яңа гына үтеп керүче алмаз белән чигүне дә үзләштергән. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Раушания Хаҗиәкбарова татар халкының борынгы баш киеме калфаклар һәм дә күкрәкчәләр дә тегә. Аның берсеннән-берсе чагу, матур калфакларын районыбыз авылларында эшләп килүче төрле ансамбльләр заказ белән дә тектереп ала. Мәсәлән, Күбияз авылындагы “Әхирәттәр” ансамбле өчен дә сәләтле ханым татар хатын-кызларының йөзек кашы булган баш киеме — калфаклар тегеп биргән. Шулай ук үзе эшләгән вазалары да искитмәле матур. Монда ул вазаны бизәү өчен әстерхан чикләвегенең тышын кулланган һәм бик күркәм килеп чыккан. Оста куллы хуҗабикә гармунда да уйный.
— Туган якларга кайтуыбызга һич үкенмибез. Әмма балалар еракта булуы гына бераз күңелне кыра. Аларның кайтуын сагынып, юксынып көтеп алабыз, үзебез дә барабыз, — ди Раушания Муллагаян кызы. — Безнең өчен авыл тормышы бик якын. Кечкенәдән эшләп, йорт эчендә әти-әниләргә булышып үстек. Шуңа да тик торырга күнекмәгәнбез. Томыш иптәшем дә эшкә бик уңган, тырыш кеше. Нәрсәгә тотына, барысын да булдыра. Малын да карыйбыз, умартачылык белән дә шөгыльләнәбез, шулай ук үзебез өчен инкубаторыбыз бар, Уфадан йомыркалар алып кайтабыз һәм чебиләр, үрдәкләр (муларды) чыгарабыз (сатуга түгел). Җәй көннәрендә йорт алларыбыз күңелле мал-туар, чебешләр тавышына күмелә. Авыл тормышының яме дә менә шунда инде ул. Матур яшәргә телисең икән, тырышырга, көч салырга, эшләргә кирәк.
Бу уңган, үрнәкле гаиләнең бакчасында нинди генә җимеш агачлары, яшелчәләр үсми. Иртә яздан йорт аллары чәчкәләргә төренә. Ә тәрәзә төбендә үсеп утырган матур, чагу чәчкәле гөлләр өй эчен ямьли. Балалары да әти-әниләре янына еш кайтып хәл белеп торырга тырыша. Җәй көннәрендәге күңелле тормышны оныклары кайтып, тагын да күркәмләндереп җибәрә.
— Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Шул очракта гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, — ди Хаҗиәкбаровлар. Әйе чынлап та, биредә бер-береңә хөрмәт, ярату күзгә ташлана. Һәр эшне бергә киңәшләшеп башкара алар. Шуңа күрә дә тормышлары да матур, күпләр сокланырлык. Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек кенә телисе килә бу үрнәкле гаиләгә.