Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
31 март 2022, 15:45

Авылның күркәмлеге үзебездән тора

 Дөньяның кай җирләрендә яшәсәң дә, нинди генә матур урыннарны күреп соклансаң да, туган якның гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Авылның күркәмлеге үзебездән тора
Авылның күркәмлеге үзебездән тора

Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, балыклы күлләр, сылу кыздай бормаланып аккан елгалар, куе әрәмәләр белән уратылган елга буйлары, туган ягыбызның кырлары күңелгә рәхәтлек биреп, үзенә чакырып тора.

Вәзирә Галиәхмәтова да озак еллар Екатеринбург шәһәрендә гомер иткәннән соң, үз якларын сагынып, Урманкүлдәге туган нигезенә кайта. Биредә ул ятимсерәп утырган әти-әни нигезенә яңа сулыш өреп, туып-үскән йортында яңа тормыш башлый. Уңган һәм тырыш ханым төзекләндергән йорт хәзер әллә кайдан ук балкып, күркәм булып утыра. Вәзирә Гаян кызы туган ягына кайту белән авыл тормышында кайнап яши башлый. Бигрәк тә аның йөзьеллык чишмәне тергезүе хөрмәткә лаек. Әйе, Урманкүл авылы чишмәләргә бай төбәк, дип әйттек инде. Вәзирә Галиәхмәтова да шушы чишмәләрнең суын эчеп үскән кеше буларак, алар язмышына битараф кала алмый һәм авылдашлары белән киңәшләшеп, Әниләр чишмәсен ремонтларга карар итәләр. Үзеннән 20 мең сум биреп һәм авылдашларыннан 113 мең сум акча туплангач, бергәләп чишмәне тергезүгә ирешәләр: тирә-ягын чистартып, киртәләп алалар, ерактан ук күренеп торырлык итеп исемен язып куялар һәм бүгенге көндә ул һәркемне үзенә тартып, ерактан ук балкып тора.

— Авылымның табигате бик матур. Яшь чакта язмыш җилләре читләргә әйдәсә дә, олыгая бара күңел һәрвакыт туган җиргә, туып-үскән нигезгә тартыла. Мин дә хаклы ялга чыккач, туган төбәгемә кайтып, әти-әни нигезен яңартырга карар иттем. Моңа һич кенә дә үкенмим, киресенчә канәгатьлек хисләре генә кичерәм. Киләчәктә авылыбыз тирәли агачлар утыртырга дигән уйда торабыз. Моны да авылдашларым белән бергәләп башкарып чыгарбыз дип ышанам. Шуны да әйтәсем килә, авылыбызга зәңгәр ягулык килсә, без бик шат булыр идек. Барыбыз да шушы теләгебез кабул булыр, дигән өмет белән яши. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен бу зур бүләк булыр иде. Чөнки олы яшьтәгеләр өчен утын кертү, мич ягу, утынны кистерү, аны юллап йөрү бик авырга төшә, — ди Вәзирә Гаян кызы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Вәзирә Галиәхмәтова шушы көннәрдә генә 65 яшьлек күркәм юбилеен каршылаган. Аны бу матур бәйрәме белән якыннары, балалары, туганнары тәбрикләгән.

— Минем өчен авылымның табигате беренче урынны алып тора. Аның саф һавасы, яхшы, кешелекле халкы белән горурланам. Әниләр чишмәсен рәсми рәвештә ачуны да оештыру планы белән торабыз һәм моны җәйгелектә эшләрбез дигән өметтәбез, — ди Вәзирә Галиәхмәтова.

Авылның күркәмлеге үзебездән тора
Авылның күркәмлеге үзебездән тора
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: