Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 декабрь 2021, 09:50

Үткән тормыш юлы үрнәкле

Балаларга төпле белем һәм тәрбия бирде

Үткән тормыш юлы үрнәкле
Үткән тормыш юлы үрнәкле

Туса да гүзәл якларда,

Үтәсе юллар озын.

Чит җирләрдә үз иттеләр,

Акыллы башкорт кызын.

Өйрәтте ул балаларга,

Сөяргә туган телне.

Ана телен белгән генә,

Кадерли туган илне.

Шушы шигырь юллары хөрмәтле авылдашыбыз, яраткан укытучыбыз Дания Могътәбар кызы Хаковага багышлана. Ул нәкъ 70 ел элек Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында Могътәбар Канзафәр улы һәм Разия Галимҗан кызы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бәләкәйдән бик зирәк, теремек кыз өлешенә үзеннән соң туган өч туганын тәрбияләшү бурычы да төшә, чөнки әти-әнисе күп вакытын эштә үткәрә.

Балаларга карата сөю, ихтирам хисләре Дания Могътәбар кызын мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәсәгуть педагогия училищесына алып килә. Уку йортын уңышлы тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгеч 1971 елда юллама буенча Үршәде мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп җибәрелә. Район мәктәпләрендә туган телебез — башкорт теле укытыла башлагач, Дания Могътәбар кызы бик теләп бу эшкә тотына. Укучылар мавыктыргыч дәресләр, күңелле класстан тыш чараларда башкорт телен өйрәнде. Ә хәзер әнисе үрнәгендә кызы Лилия Сәлимҗан кызы Аскын 1нче мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшли.

Дания Могътәбар кызы авылыбызның мәдәният йортында үткәрелгән чараларда да актив катнаша, бик оста итеп мандолинада уйный. Ул укучыларын да бу уен коралында уйнарга өйрәтте.

Дания һәм Сәлимҗан Хаковлар гаиләсе авылда һәрчак үрнәкле гаилә булды. Алар үзләре кебек эшсөяр, итагатьле, яшен-картын хөрмәт иткән биш бала үстерделәр. Әлеге вакытта дүрт кызлары һәм уллары Рөстәм үз гаиләләрен корып, күңелләрен әошаган һөнәр сайлап, тормыш көтәләр, балалар үстерәләр. Картыйларын сөендереп, тугыз онык үсеп килә. Дания апа аларның кунакка килүләрен тәмле-тәмле камыр ашлары әзерләп көтеп ала.

Сәлимҗан абыйны гына авыр чир 2012 елда якты дөньядан алып китте. Көчле рухлы укытучыбыз авырлыкларга бирешми, балаларына-оныкларына терәк булып матур гына дөнья көтә.

Ә без, ул белем биргән укучылары, хезмәттәшләре Дания Могътәбар кызына киләчәктә сәламәтлектә, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

Барлык укучылары исеменнән Диләрә Бәхтиярова.

Үткән тормыш юлы үрнәкле
Үткән тормыш юлы үрнәкле
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: