Ышаныч
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 декабрь 2021, 09:40

Бер-берсенә тиң килгәннәр

Соклангыч, үрнәкле дөнья көтәләр

Һәр авыл тырыш кешеләре, тату гаиләләре, күркәм эшләре белән дан тота. Бу язмада авылыбызның уңган килене, мөлаем хатын-кызы, хәстәрлекле хуҗабикә, шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләүче Рәзилә Гарәфи кызы Нартдинова турында бәян итәргә булдым.

Авылның соклангыч хуҗабикәләре арасында аңа аерым мактау сүзләре әйтәсе килә. Үршәде авылында нинди генә бәйрәм оештырылса да: туймы ул, юбилеймы, мәчеттә үткәрелүче дини чаралармы, гает чәйләреме Рәзилә барысын да телеңне йотарлык тәмле камыр ашлары белән сыйлый. Аның пешергән бәлешләрен, өчпочмак-пәрәмәчләрен барысы да мактап туя алмый. Никадәр осталык аңарда?! Ә бит боларның барысы да аңа бәләкәй чагыннан әнисе Мәгъсүмә апа Локман кызыннан күчә. 

Караидел районы Мрәсем авылында яшәгән 8 балалы гаилә бик иртә әтисез кала, Гарәфи Сәет улы мәрхүм була. Итәк тулы балаларны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгару бурычы ялгыз әнигә төшә. Иң бәләкәй игезәк кызлары Рәзилә белән Рәмзия аш-су әзерләү серләренә әниләреннән өйрәнеп үсә. Кызлар мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Укуларын уңышлы тәмамлап, кулларына диплом алган кызларны Бияваш нефть-газ чыгару идарәлегенә эшкә җибәрәләр.

Оста куллар белән бар күңел җылысын салып пешерелгән аш-су һәр эшченең кәефен күтәрүе беркемгә дә сер түгел. Менә нәкъ шул чакта язмыш Рәзиләне шушы идарәлектә эшләп йөрүче Үршәде авылының булдыклы егете Дамир Туктагол улы белән очраштыра. 1993 елда яшьләр гөрләтеп туй үткәрә. Тормышларын ямьләп ике кызлары туа. Балалары да әти-әнисе үрнәгендә эшсөяр, максатчан, итагатьле, олысы-кечесенә ихтирамлы, ярдәмчел булып үсә. Өлкәне Рүзилә кияүләре Илфат белән күркәм дөнья көтәләр, хәзер үзләре өч кыз үстерәләр.

Кече кызлары Руфина сәнгать институтында укуы белән беррәттән “Нур” татар драма театрында эшли. Аларның барысына да уңышлар юлдаш булсын.

Хатын-кызның гүзәл булып калуында, әлбәттә, тормыш иптәшенең роле бик зур. Дамир көнкүрештә уңайлы шартлар тудырып кына калмый, авыл өчен дә бик тырыша. Мәчет бинасын җылыту өчен тимер мич эшләп бирде, зиратны киртәләү эшендә дә зур ярдәм күрсәтте. Рәзилә белән Дамир җыр-моңга гашыйк, бәйрәм табыннарын моңлы тавышлары белән бизәп, күпләрне сокландыралар. Башкарган эшләре мәшәкатьле булуга карамастан, абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар. Бар яклап та тырыш, үрнәкле бу парга бары тик бәхет кенә телибез.

Үршәде агинәйләре исеменнән Фәнизә Сәлимгәрәева.

 

Бер-берсенә тиң килгәннәр
Бер-берсенә тиң килгәннәр
Автор:Миляуша Хусаенова
Читайте нас: