-5 °С
Кар
Республикада старт алган бу проект чикләрендә туган авылыннан читтә гомер итүче уңышлы, билгеле шәхесләр үзенең туып-үскән төбәгенә ярдәм итә, кулыннан килгәнчә булыша. Нәфис Фәнис улы Кашапов та туган авылындагы үзе укып чыгып киткән мәктәпкә ярдәм йөзеннән спорт кирәк-яраклары: туп һәм чаңгы таяклары бүләк итте.
Бүген ул Ерак Себер якларында «Газпром-Трансгаз Югорск ХМАО җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Бобровское ЛПУМГ компресс станциясендә инженер-электромеханик булып уңышлы эшләп йөри.