Ышаныч
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 ноябрь 2021, 16:00

Матурлык өләшеп яши алар

Кул эшләре элек-электән билгеле шөгыль һәм һәр милләтнең эшләре үзенчә зәвыклы. Уңган ханымнар, кызлар берсеннән-берсе гүзәлрәк матурлыклар тудыра: чигә, бәйли, үрә, рәсем төшерә һәм башкалар.

Матурлык өләшеп яши алар
Матурлык өләшеп яши алар

Бер яктан караганда бу —  вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан — якыннарыңны матур-матур әйберләр белән дә сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән.

Чишмә-Үрәкәй авылы ханымнары да вакытларын бушка уздырмый, һәрвакыт кул эшләре белән мавыга: нинди генә матурлыклар тудырмый алар, карап, сокланып туя алмассың.

Күптән инде хаклы ялда булган күпбала әнисе, хөрмәтле дәү әни, авылның агинәе Ралия Зыятдинованың эшләренә карап, сокланмау мөмкин түгел. Тормышыбызга үтеп кергән яңа төр алмазлы чигүне күпләребез телевизордан күрсәткән рекламалардан күреп белә. Ә менә Ралия Нурихан кызы моны күптән үзләштереп, күптөрле картиналар чигәргә өлгергән дә инде. Аның һәр эше күзнең явын ала. Бүгенгә аның 15тән артык шушы стильдә эшләнгән картинасы бар, шулай ук ул аларны балаларына, туганнарына, дусларына да бүләк итә.

Шушы ук авылда гомер итүче Рузалия Ульданованы да билгеләп үтәргә кирәк. Ул әле яшь булуына карамастан, крестик белән чигү алымын үз итеп, бик күп картиналар иҗат иткән. Аның да иҗат җимешләре өй эчен бизәп тора. Ул да үзенең сәнгате белән туганнарын, якыннарын куандыра, аларга бүләк итә.

Шулай ук Гөлнара Зарипова һәм Фәнилә Сафина да кул эшләренә бик оста. Күз явын алырлык чигүләре, милли киемнәргә төшергән үрнәкләре чагу, күркәм, барысына да күңел җылыларын салып башкара алар.

Чынлап та авылларда кул эшләренә оста ханымнар, ир-егетләр күп. Алар тудырган күркәмлек, матурлык зур игътибарга лаек.  

 

Матурлык өләшеп яши алар
Матурлык өләшеп яши алар
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: