Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
8 октябрь 2021, 16:35

Еллар уза бер дә сизелмичә, ә күңелдә һаман яз әле

Жир йөзендә бер-берсенә охшаш язмышлы кешеләр булмый.

Еллар уза бер дә сизелмичә, ә күңелдә һаман яз әле
Еллар уза бер дә сизелмичә, ә күңелдә һаман яз әле

Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук кеше үз сукмагы, үз юлы буйлап атлый. Берәүләрнең үткән юлында бушлык, чүп үләннәре кала, ә икенчеләр аның һәр өлешен гөл-чәчкәгә күмә, матур хатирәләре аерылмас юлдаш булып озатып бара.

Һәрвакыт җәмәгать тормышында кайнап яшәүче, сәнгатькә бар күңеле белән гашыйк Закирә Хәтмулла кызы Күбияз авылында гомер итә. Архангель районы кызы Аскын районына килен булып төшә. Ул Убалар авылында дөньяга килә. Закирә Гыйльметдинова бар булмышы белән сәнгатькә гашыйк кеше була һәм тормыш юлын да шушы өлкә белән бәйләргә уйлый. Тик, 10 сыйныфны тәмамлагач, әтисе вафат булу сәбәпле хыялын тормышка ашыра алмый кала. Ләкин югалып калмый ул, училищеда белем ала, аннан Мәскәүгә технология техникумына укырга керә һәм аны да уңышлы тәмамлый. 1985 елда Күбияз авылы егетенә кияүгә чыга. Сәнгатьтән башка үзен күз алдына да китерә алмаган кыз Күбияз авылында клубта эшен дәвам итә. Мәктәптә дә ике ел башкорт телен укыта, бер ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тырыш, оештыру сәләте көчле Закирә Хәтмулла кызы Күбияз авылындагы Көнкүреш йортын да 15 ел җитәкли, биредә кием-салым тегүне оештыра. Шулай ук авылдагы сайлау комиссиясендә бик озак еллар рәис вазифасын башкара. Һәр эшкә җаваплы караган ханым халык исәбен алуда да өч тапкыр катнаша. Әмма ул бервакытта да сәнгатьтән ераклашмый, һәрвакыт сәхнә түрендә була. Аның өздереп җырлавын, матур итеп биюен авылдашлары бик тә ярата. 2020 елдан Күбиязда “Агинәйләр” ансамбле яшәп килә. Монда да Закирә Гыйльметдинова башлап йөрүче булып тора һәм матур коллектив туплый. Бергәләп җырлар сайлап, чыгыш өчен матур һәм чагу киемнәр тегүне дә Закирә Хатмулла кызы оештыра. Әлеге вакытта ансамбль авылдашлары, райондашлары арасында популярлык яулый, халык аларның чыгышларын яратып кабул итә.

Закирә Гыйльметдинова гаиләсендә үрнәкле әни, сөекле тормыш иптәше, яраткан килен. Каенатасын да хөрмәтләп, яхшы итеп карый, каенанасы былтыр гүр иясе булган. Аны да матур итеп, тәрбияләп соңгы юлга озатканнар. Хәләл җефете белән бергә өч балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген алар җиде оныкка куанып, балаларының уңышларына сөенеп яшиләр. Закирә Хәтмулла кызының уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бакчасында гөрләп яшелчә, җиләк-җимеше өлгерсә, йорт алларында берсеннән-берсе чагу чәчкәләр тирә-якка ямь биреп утыра. Аш-суга, кул эшләренә бик оста, нинди генә киемнәр текми ул, барысына да өлгерә. Аны күркәм гомер бәйрәме белән үзе оештырган “Агинәйләр” коллективы да матур итеп тәбрикләгән.

Әйе, эшең, тырышлыгың белән халык күңелен яулый алгансың икән, моннан да зур хөрмәтнең булуы мөмкинме соң?! Закирә Хәтмулла кызы боларның барысына да ирешкән. Бүген ул 60 яшьлек юбилеен ихтирамлы ханым, яраткан дәү әни, әни, тормыш иптәше, килен булып каршылый. Димәк, тормыш заяга узмаган. Ә алда әле тагын да бик күп биеклекләр, үтәсе юллар, ирешәсе үрләр.

 

Еллар уза бер дә сизелмичә, ә күңелдә һаман яз әле
Еллар уза бер дә сизелмичә, ә күңелдә һаман яз әле
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: