Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Артка борылып карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтелмәгән?!
50 ел вакыт узса да, бу гаилә бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерә. Кыйгазы авылында яшәүче Нәзилә Муллагали кызы һәм Нурихан Әмерхан улы Әюповлар олы хөрмәт яулаган гаиләләрнең берсе. Аларны күркәм бәйрәмнәре белән район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм эчке сәясәт буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева һәм Петропавловка авыл Советы башлыгы Альбирт Кадимов тәбрикләп, Республика Башлыгының котлау открыткасын, истәлекле бүләген тапшырды. Эльза Әхмәтгәрәева район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов һәм шәхсән үзе исеменнән бәхетле парга барлык изге теләкләрне җиткерде, бар гомерләрен хезмәткә багышлап, туган төбәге, авылы өчен янып яшәгән Әюповларга рәхмәт сүзләрен белдерде.
Алар райондашлары, авылдашлары арасында бик хөрмәтле кешеләр. Нәзилә Муллагали кызы гомере буе балаларга белем биргән һәм 42 ел педагогик хезмәт стажы булган тәҗрибәле укытучы булса, тормыш иптәше Нурихан Әмерхан улы 50 еллык хезмәт стажына ия механизатор, колхозчы. Әйе, артта калган еллар эчендә күпме хезмәт, күпме тынгысыз көн һәм төннәр?!
Нәзилә Муллагали кызы Арбаш авылында туып-үсә. Мәктәпне тәмамлау белән ул Бәләбәй педучилищесына укырга керә, юллама буенча Кыйгазы авылына эшкә җибәрелә. Тырыш, акыллы, максатчан, чая кызны биредә кушкуллап кабул итәләр.
Уку гыйлеменең иң тәүге баскычы — башлангыч сыйныфлар. Бу чорда укучылар дөньяны, тормышны танып-белергә өйрәнә. Монда башлангыч класс укытучысының роле зур. Бәләкәчләр өчен ул тәрбияче дә, әни дә, белем иленә алып керүче дә. Нәзилә Әюпова да бар гомерен башлангыч сыйныф укучылары белән эшләүгә багышлый. 42 ел эчендә күпме генә баланы гыйлем баскычларына күтәрмәгән икән ул?! Бүген ул укыткан укучылар илебезнең төрле почмакларында эшли һәм яши, шулай ук беренче укытучыларын да онытмый, һәрвакыт хәл белеп, кирәк вакытта ярдәмләшеп тә торалар. Һәр укучысы үз баласыдай якын һәм аның күңел түрендә саклана. Тырыш, сәләтле укытучының фидакарь хезмәтен дәүләтебез дә лаеклы билгеләгән: күптөрле грамоталар, Рәхмәт хатлары бирелгән, Мәгариф отличнигы дигән мактаулы исеме дә бар аның. Эшләгән дәверендә укучылары белән республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар да яулаганнар. Менә шулай эш белән гомер еллары да алга аккан да аккан.
Тормыш иптәше Нурихан Әмерхан улы да колхозның алдынгы механизаторы була. Хезмәт белән сугарылган елларын ир узаманы сагынып искә ала. Ул Кыйгазы авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Кечкенәдән хезмәткә өйрәнгән тырыш егет, бер эштән дә куркып тормый, кайда кушалар шунда йөгерә. Яхшы эшләгәне, алдынгылар рәтеннән төшмәгәне өчен “Москвич” автомобиле белән дә бүләклиләр үзен. Шулай ук бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да аның фидакарь хезмәтенә зур дәлил булып тора.
— Эштән башканы белмәдек. Һәр көнебез хезмәттә узды. Трактордан комбайнга, комбайннан тракторга утырып эшләдек. Басуда бер генә ашлык башагы да утырып калырга тиеш түгел иде. Күп итеп чәчелгәч, ашлыкны хәтта кар өстеннән сугып алган чаклар да күп булды. Партия әгъзасы булып тордым. Партия ни кушса, шуны үтәдек, һәр эшне җиренә җиткереп, җаваплы башкарырга тырыштык, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты Нурихан Әюпов. Алар хәләл җефете Нәзилә Муллагали кызы белән өч балага гомер бүләк итеп, матур тәрбия биреп үстергәннәр. Бала кайгылары күрергә дә туры килә, бик авыр булса да, ачы сагышлар йөрәкләрне өзсә дә, калган балалары өчен яшәргә көч таба алар. Бүген биш оныкларына, балаларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. Алар әти-әниләренең һәрчак кайтып хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп тора, җәй көннәрендә дәү әти һәм дәү әни йорты оныкларының шат тавышына күмелә. Әюповлар балалары белән горурланалар. Кызлары Лилия Фәннәр академиясенең филиалы булган Башкорт энциклопедиясендә эшли, филология фәннәре кандидаты. Уллары Бөре шәһәрендә полиция хезмәткәре булып хезмәт итеп, хаклы ялга чыккан, әле Себер якларында эшләп йөри. Әти-әни өчен менә шушы олы бәхет түгелме ни?!
— Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, кыен да булган мизгелләре белән гомернең узганы да сизелми. Яшь чакта ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, — ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган Әюповлар. Бүген алар икесе дә хаклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр. Йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Тәрәзә төпләрендә үскән берсеннән-берсе чагу чәчкәле гөлләр дә өйгә тагын да ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, һәрчак елмаеп һәм яратып карап кына сөйләшәләр, аларга сокланмау мөмкин түгел.
Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде дип кенә телибез.