Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
24 август 2021, 12:35

Матур йорт — күңел бизәге

Һәркем үз йортын, ишегалдын матур, пөхтә, күркәм итеп тотарга тырыша.

Матур йорт — күңел бизәге
Матур йорт — күңел бизәге

Бигрәк тә җәй айларында уңган хуҗабикәләрнең йорт алдын берсеннән-берсе чагуырак, күзнең явын алырдай төсләре белән күңелне иркәләгән чәчкәләр бизи. Рәзифә һәм Флүр Гайфуллиннарның да йорты әллә кайдан ук үзенә тартып, матур булып, балкып утыра. Чәчкәләрнең ниндиләре генә үсми монда?! Шулай ук алмагачларның да бик күп сорты җимеш бирә биредә. Уңган хуҗа һәм хуҗабикә күпләп малын, кош-кортын карарга өлгерә, ел да 50ләп каз үстерә. Рәзифә Гайфуллина мәктәптә инглиз теленнән белем бирә, ә тормыш иптәше Флүр Гайфуллин нефтяникларда эшли. Аларның күркәм йорты тирә-якка ямь сирпеп утыра. Менә шундый уңган, тырыш гаиләләләр авылның күрке булып тора да инде.

Матур йорт — күңел бизәге
Матур йорт — күңел бизәге
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: