Əйе, тормыш баскычларыннан
күтəрелгəндə, үргəрəк менгəн саен узган
еллар, үтелгəн юллар ешрак искə төшə.
Яшьлек, балачак, балалар үстергəн
чаклар бер күңелле мизгеллəр булып
хəтернең иң түрендə саклана.
Арбаш авылында гомер кичерүче
Тəрҗимə Гаетколова җəйнең иң мул, ма-
тур, җилəк-җимеш, яшелчəлəр өлгергəн
гүзəл вакытында дөньяга килгəн. Менə
шул вакытка да 80 ел узып киткəн. Бүген
ул балаларының ихтирамына, сөюенə
төренеп, оныкларына, туруннарына
куанып яши.
Шушы гомер эчендə аңа авыр кайгы-
ларны да, матур, күңелле мизгеллəрне
дə кичерергə туры килгəн. Нинди генə ча-
кларда да бирешмичə, тормыш юлыннан
горур басып атлаган ул. Тормыш иптəше
белəн алты ир балага гомер бүлəк итə
алар. Уллары эш яратып, тырыш булып
үсəлəр. Бала күңеле далада, дилəр
бит, уллары да үз гаилəсен булдырып,
авылдан читтə яшилəр. Бала кайгылары
күрергə дə туры килə Тəрҗимə апага,
ике улы яшьли генə бакыйлыкка күчə.
Тормыш иптəше Мөхəмəт Хəертдин улы
белəн 32 ел бергə гомер итəлəр, əмма ул
да хəлəл җефетен ялгыз калдырып, бик
иртə мəңгелеккə күзлəрен йома.
— Тормыш иптəшем бик тырыш кеше,
алдынгы механизатор иде. Яхшы эшлə-
гəне өчен медальлəр белəн дə бүлəклə-
делəр үзен, — дип горурлык белəн искə
ала ул Мөхəмəт абыйны.
Балачагы, яшьлек еллары авыр чор-
ларга туры килсə дə, бер дə зарланмый
Тəрҗимə Гаетколова. Сугыш михнəтлəре
алар гаилəсенə дə кагылмый үтмəгəн:
əтисе сугыштан кайтмый, 1942 елның
октябрендə үле хəбəре килə. Тəрҗимə
апа дүрт айлык кына булып кала, əтисен
бөтенлəй белми дə. 10нчы сыйныфны
тəмамлагач, Ленинград өлкəсенең
Вихрево станциясе Магинский райо-
нында торф чыгаруда эшли. Арытаба
Арбашка кайта һəм туган авылында фер-
мага савымчы булып урнаша. Тормыш
əкрен генə алга тəгəри. Хəлəл җефете
Мөхəмəт Хəертдин улы белəн 1963 елда
йорт салып чыгалар. Бу зур эштə аларга
колхоз бик ярдəм итə. Тəрҗимə апа кае-
нанасы белəн 32 ел бергə гомер кичерə.
Ул 93 яшенə кадəр аның тəрбиясендə
яши һəм аны Тəрҗимə апа кадерлəп
соңгы юлга озата.
— 80 ел гомер күз ачып йомган кебек
кенə, кыенлыклары, рəхəт мизгеллəре
белəн үткəне сизелми дə калган. Бүген
балаларыма, оныкларыма куанып
яшим. Кайтканнарын көтеп алам.
Улларым тырыш, акыллы булдылар.
Яхшы укыдылар, мактап гəзиткə дə
яздылар əле. Авыл җирендə эш күп бит
инде, балалар үзлəренə нинди эшлəрне
башкарырга кирəклеге турында исем-
лек төзеп куялар иде. Йорт эшлəрендə
бик булыштылар, əле дə ярдəмлəшеп
торалар. Тормышымда авырлыклар күп
булды, кайгылар аямады, шуларны үтеп
чыгарлык кайдан көч тапканмындыр?!
— Мəктəптə укыган еллар, гаилə кору-
лар, балалар туу... барысы да əле генə
булган кебек. Ə баксаң гомер аты күпне
күреп алга чапкан икəн. Ничек кенə бул-
са да, дөньяда матур итеп, изгелеклəр
кылып, безне искə алып сөйлəрлек итеп
яшисе килə, — дип хəтер йомгакларын
сүтте Тəрҗимə Мəлик кызы.
Əйе, гомер заяга үтмəгəн, тормышы-
ның асылы хезмəт белəн сугарылган.
Бүген Тəрҗимə апаны яратып, хөрмəт
итеп торган балалары, оныклары, якын-
нары бар, туруннары йөгерешə. Ходай
тарафыннан бирелгəн иң олы бəхетлəр-
нең берседер ул менə шушы. Килəчəктə
тагын да матур юбилейларны каршылап,
балаларына кирəк-терəк булып яшəргə
язсын.