Ышаныч
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 июль 2021, 15:55

Бүләккә — триммер

Бүген Кыйгазы авылы ФАПы фельдшеры Рәмил Нурмөхәмәтов район хакимияте башлыгы ннан бүләккә триммер алды.

Бүләккә — триммер
Бүләккә — триммер

#АскиноВакцинаЖизнь хэштегы буенча оештырылган уенда Динис Радис улына триммер чыккан иде. Әмма Динис Йосыпов хуҗалыкта кирәкле булган триммерны Кыйгазы ФАПы фельдшеры Рәмил Нурмөхәмәтовка бүләк итте.

Акциядә вакцинация ясаткан һәркем катнаша алды, моның өчен социаль челтәрләрдә пост урнаштырырга кирәк булды. Җиңүче туры эфирда  “Рандом” программа ярдәмендә очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнде.  Бүген 28 июльдә Петропавловка авыл Советы башлыгы Альбирт Кадимов район хакимияте башлыгының бүләген яшь фельдшерга тапшырды. Шулай ук Динис Радис улы исеменнән аларның гаиләсен уллары туу белән дә ихлас котлады.

 

 

 

Бүләккә — триммер
Бүләккә — триммер
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: