Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
23 июль 2021, 12:35

“Бар гомерем үтте хезмәттә”, — ди Хәнүзә Тимершина

Гомере буе туган җирен яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр тормышыбыз күрке булып тора. Әйе, авылларның иң зур байлыгы — аның тырыш һәм эшчән халкы.

“Бар гомерем үтте хезмәттә”, — ди Хәнүзә Тимершина
“Бар гомерем үтте хезмәттә”, — ди Хәнүзә Тимершина

Иске Казанчы авылында яшәүче ачык күңелле, ярдәмчел агинәйләрнең берсе Хәнүзә Ямал кызын авылларында барысы да хөрмәт итә, ярата. Ул туган төбәгеннән беркая да китми, бар гомерен шушы җиргә багышлап, матур тормыш юлы үткән һәм үтә. Хәнүзә Тимершина 1951 елның ямьле, тирә-як яшеллеккә төренеп, аллы-гөлле чәчкәләрнең чагулыгыннан күзләр камашкан һәм аларның хуш исләренә барча дөнья иркәләнгән июль аенда дөньяга килә. Кечкенәдән тырыш, уңган кыз хезмәт сөеп үсә. Авылларында 10 сыйныфны тәмамлагач та, үзләрендәге почта бүлекчәсенә эшкә урнаша. Биредә ул төрле эшләр башкара, хәтта телефонистка булып эшләргә дә туры килә аңа. Арытаба авылларындагы ашханәдә пешекче ярдәмчесе булып хезмәт юлын дәвам итә.
Уңган, сәләтле, чибәр кызга сокланып караган егетләр күп була, әмма ул тормыш иптәше итеп үзе кебек тырыш егет Фоат Тимершинны сайлый. Бер-берсе өчен җан атып торган яшьләр гөрләтеп дөнья көтә башлый. Бер-бер артлы сабыйлары дөньяга аваз сала. Хәнүзә Ямал кызы фермада савымчы, бозау караучы булып эшләргә өлгерә. Тырыш, алдынгы хезмәткәр буларак, район гәзите битләрендә дә мактап язалар аны. “Ул гәзитне әле дә саклыйм”, — ди Хәнүзә апа елмаеп һәм горурланып.
— Яшь чагымда авыл Советына депутат итеп тә сайлап куйдылар. Шулай ук комсомол секретаре булып та эшләдем. Озак еллар комсомол оешмасында хезмәт салганым өчен орден белән дә бүләкләделәр, — ди Хәнүзә Тимершина. — Авылыбыздагы хатын-кызлар советы рәисе булып та 15 ел эшләргә туры килде.
Әйе, кайларда гына эшләмәсен, намус белән һәм олы җаваплылык тоеп башкара Хәнүзә апа бар эшне дә. Авылларында клуб бинасын төзегән вакытта да ашарга пешерешеп тора, эшчеләргә зур ярдәмче була ул.
— Совхозыбызда умарталык ачтылар. Тормыш иптәшем белән анда корт та карадык. 115 баш корт умартасы бар иде. Йортта да бал кортлары үрчеттек, каенатам бик оста иде, ул булышты. Йортыбызда 30-40 башлап корт күче була торган иде. Барысына да өлгерергә тырыштык, — дип хәтерли үткән елларны Хәнүзә Ямал кызы. — Тормыш иптәшем белән җиде балага гомер бүләк иттек. Әмма үзе инде 13 ел безнең арада юк, юксынабыз, хәтеребезнең иң түрендә саклыйбыз.
Әйе, Хәнүзә апага бик күп кайгылар кичерергә дә туры килә. Яшь кенә килеш апасы гүр иясе була, әтисе дә яшьли бакыйлыкка күчә. Үткән ел Уфада яшәүче кызы һәм оныгы янгын вакытында һәлак була. Бу кайгылар ничек кенә ачы, авыр булмасын, Хәнүзә апа калган балалары өчен яшәргә үзендә көч таба. Бүген 12 оныгы, балалары аның куанычы, яшәү мәгънәсе булып тора.
Каенана һәм каенатасын да яхшы итеп тәрбияләп, соңгы юлга озата. Озак еллар бергә бик тату, матур гомер итәләр алар. Хәнүзә Тимершина аларны бары тик җылы сүзләр белән искә ала, бакыйлыкка күчкән якыннары рухына һәрчак догалар кыла, аятьләр укыта. Өлкән яшькә җитеп барса да, әле булса актив, авыл, район тормышында кайнап яши. Озак еллар сайлауларда комиссия әгъзасы булып та тора һәм әле дә хезмәттәшлек итә.
Тормыш тәгәрмәче алга тәгәри. Кышны — яз, язны — җәй, җәйләрне көз алыштыра. Менә шул сихри дөньяның матурлыгына таң калып, нинди генә сынаулары белән сынаса да, бирешмичә, тормыш юлларыннан атлый-атлый гомерләрнең узганын сизми дә каласың. Еллар үткән саен узган елларга карап, эшләнгән эшләргә бәя биреп һәм эшләнәселәрен барлап куясың. Хәнүзә Ямал кызының да матур тормыш юлы, горурланырлык хезмәт еллары балаларына олы үрнәк булып тора. Бүген ул үзенең күркәм юбилеен балаларының, якыннарының хөрмәтендә каршылый. Әгәр яшәешең белән авылдашларыңның, балаларыңның хөрмәтен яулый алгансың икән, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?!
Хәнүзә апа чәчкәләр үстерергә дә бик ярата. Яшелчәсе, җиләк-җимеше дә мулдан өлгерә. Уңган хуҗабикә балаларын, оныкларын да тәмле-тәмле камыр ашлары, тәмлекәчләр белән сыйлап кына тора. Авылдашлары да аның яныннан чәй эчмичә чыкмый. Беркемгә дә җылы сүзен, ягымлы карашын жәлләми ул.
— Яшьләргә, кешеләргә теләгем шул: җиребездә тынычлык булсын, авырлыклар күрергә, бала кайгылары кичерергә беркемгә дә язмасын. Тормышның матурлыгына куанып, хезмәттән ямь-тәм табып, кешеләрне яратып яшәргә кирәк. Һәрвакыт ярдәм кулы сузып, олыларны олылап, кечеләрне кечеләп яшәгәндә күңелең дә тыныч, яшәү дә матур күренә. Бар кешеләргә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы телим, — дигән матур теләкләрен җиткерде Хәнүзә Ямал кызы.
Менә шундый күркәм күңелле, киңәшләре белән терәк булырлык агинәйләребез безнең өчен үрнәк булып тора да инде. Киләчәктә дә сәламәтлектә балаларына кирәк-терәк булып яшәргә язсын!

 

“Бар гомерем үтте хезмәттә”, — ди Хәнүзә Тимершина
“Бар гомерем үтте хезмәттә”, — ди Хәнүзә Тимершина
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: