Ышаныч
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
21 июль 2021, 08:45

Сигез укучы "Хыял сәяхәте"нә юллана

Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путиның май указларына ярашлы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

Сигез укучы "Хыял сәяхәте"нә юллана
Сигез укучы "Хыял сәяхәте"нә юллана

Башкортстаннан сигез укучы «Зур тәнәфес» поездында Мәскәүдән Владивостокка кадәр һәм кире «Хыял сәяхәте»нә юл тотачак. Алар барысы да 5-7 сыйныф укучылары өчен «Зур тәнәфес» конкурсында җиңүче булды. Алар арасында Уфа, Туймазы, Мәләвез һәм Дуван районыннан укучылар бар.

Республиканың Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 5-7 сыйныф укучылары өчен махсус уен платформасы эшләнгән. Дистанцион этап кысаларында катнашучылар онлайн-уен форматында логикага, иҗади фикерләүгә, командада эшли белүгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә әзерлеккә биремнәр үтәде. Экспертлар белән онлайн-әңгәмә дистанцион сайлап алуның соңгы этабы булды.

Финалда 8-12 кешелек команда «Киләчәк мәктәбе»н проектлады, аларга үз көчләрен ачарга, билгеләргә, командада эшләргә өйрәнергә һәм куелган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирелцде. Балалар үзләренең талантларын эре продюсерлык үзәкләре һәм телепроектлар җитәкчеләренә күрсәтә алды.

Финалистлар белән Олимпия чемпионнары Алинә Заһитова һәм Татьяна Лебедева, Русия Герое, очучы Дамир Йосыпов, актерлар Антон Ескин һәм Наталья Дубовицкая, «Юнармия» һәм WorldSkills хәрәкәтләре вәкилләре очрашты. Рәссам Миша MOST укучылар өчен граффити буенча осталык дәресе үткәрде. «Таврида» арт-кластеры актерлары «Артек»та аларга «Җәйге төндә йокы» дигән иммерсив спектакль күрсәтте.

5-7 нче сыйныф укучылары арасында «Зур тәнәфес» Бөтенрусия конкурсының икенче сезонында илнең 66 төбәгеннән 303 укучы җиңүче булды. Конкурсның финалы «Артек» халыкара балалар үзәгендә «Артек» – тылсымлы кино дөньясы» дип аталган сигезенче смена кысаларында узды.

Фото: Минобразования и науки РБ

https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/2021-07-20/sigez-ukuchy-hyyal-s-yah-te-n-yullana-2425868

Сигез укучы "Хыял сәяхәте"нә юллана
Сигез укучы "Хыял сәяхәте"нә юллана
Автор:Аслямова Сумбель
Читайте нас: