Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
28 июнь 2021, 12:23

Калтасыда икеләтә бәйрәм

Калтасы районы халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты ярдәмендә Краснохолм авылының сигез гаиләсе күп еллар дәвамында авария хәлендәге йортлардан күчерүне көткән, яңа фатирлардан ачкычлар алды, ә Калтасы авылында «Ял паркы» ачылды.

Калтасыда икеләтә бәйрәм
Калтасыда икеләтә бәйрәм

Тантаналы чарада Калтасы районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин һәм төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Новиков катнашты.

- Мин сезне чын күңелемнән котлыйм. Сезнең өчен бүген дулкынландыргыч көн. Сез күптән көтелгән яңа фатирлардан ачкычлар алырсыз, - дип мөрәҗәгать итте Зәбир Габдуллин. - Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән җылы һәм уңайлы торак белән тәэмин итә алуыбызга мин бик шат. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!

Калтасы авылында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында төзекләндерелгән Мәдәният йорты территориясендә "Ял паркы" рәсми ачылышы булды. Эшләрнең бәясе 9 миллион сумнан артыгракка бәяләнә.

Фото: Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

 

Автор: Фануз Хабибуллин

Калтасыда икеләтә бәйрәм
Калтасыда икеләтә бәйрәм
Читайте нас: