Ышаныч
+31 °С
Ясно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Зур хөрмәттә, хәстәрлектә

Иске Күчкилде авылыннан Җиһания Закирова Олылар көне алдыннан үзенең 92 яше тулу бәйрәмен билгеләде.

Иске Күчкилде авылыннан Җиһания Закирова Олылар көне алдыннан үзенең 92 яше тулу бәйрәмен билгеләде. Ул бик иртә, 13 яшендә — сарык фермасында, 16да урман хәзерләүдә эшли башлый. Соңрак дүрт сезон (1948 — 51 елларда) Свердловск өлкәсе Басьяновка поселогында торф чыгаруда көч түгә. Ул чорны менә ничек искә ала:
— Эш бик авыр, барысы да кул көче белән башкарыла иде. Торфны кисәкләргә бүлеп чыгарып, кояшта киптерәбез. Һәркемгә план бирелә. Һәр көнне десятник эшне кабул итә. Мин һәрчак планны арттырып үтәргә тырыша идем, чөнки әнигә, туганнарыма ярдәм итәсем килде. Баракларда яшәдек, азыкны үзебез әзерли идек, дистәләгән кеше сәкегә тезелешеп йоклыйбыз. Көненә 17шәр сәгать эшлибез. Мондый графикка чыдавы бик авыр. Смена ахырына яңа бияләйләр дә тетелеп төшә, ә тырнак асларыннан кан саркый башлый. Эштән соң кулларны перекись водорода кушылган суга тыгып тора идек. Ничек булдыра алсак, шулай дәваландык. Әмма беркем дә шундый чыдай алмастай эшкә көчләп кушмады: акча эшләү теләге иде. Эш шартларына түзә алмыйсың икән, өеңә кайтып кит тә, хезмәт көненә бил бөгеп, эш хакын ашлыклата ал. Исемдә әле, битләр кояшта янып, чуен төсенә керә иде. Өйгә ситца, крепдешин (барыбызга да күлмәк тегәргә), тастымаллар эшләргә җитен, фуфайкалар тегәргә кара төстә киҗе-мамык тукымалар алып кайткан идем. Шулай ук өйгә акча җибәреп тордым, исемдә, алып кайткан галошларны әнием үзе кимичә, сатып салым түләгән иде.
Балачагы, үсмер елларында зур авырлыклар кичерүгә карамастан, Җиһания Латыйп кызы кияүгә чыгып, дүрт кыз һәм бер улга гомер бүләк иткән. Тормыш җайга салынды дигәндә генә, гаиләгә зур кайгы килә. Җиһания апа 42 яшендә тол кала. Бәләкәйдән хезмәттә чыныккан ханым гомерен балаларына багышлый: ялгызы гына барысына да лаеклы тәрбия биреп үстерә, югары белем алырга ярдәм итә.
Фәйрүзә Юнысова.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас