Ышаныч
+12 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Зур гаилә — байлык, игелек.

Күп бала анасы, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе ярдәмчесе Фәйрүзә Рәхимҗанова билгеләвенчә, ул дөньяда иң бәхетле кеше.

Күп бала анасы, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе ярдәмчесе Фәйрүзә Рәхимҗанова билгеләвенчә, ул дөньяда иң бәхетле кеше. Бүген биш бала тәрбияләүнең күңелле мәшәкатьләре артта калган, һәм алар тормыш иптәше Рәшит Әхәт улы белән мәхәббәт җимешләренең уңышларына куанып гомер кичерә.
Фәйрүзә Хәниб кызының балачакта танылган артист булу теләге тормышка ашмый, әмма әнисенең хыялын улы Вилдан Әбраров гамәлгә ашыра. Вилдан яшь булуына карамастан, танылу яулаган җырчы, аның репертуарында татар, башкорт, рус, әрмән, француз, итальян, испан телләрендәге җырлар яңгырый. Ул — “Роза ветров” Халыкара конкурсы җиңүчесе, Амадей Моцарт исемендәге Халыкара тенорлар (ирләрдә иң югары тавыш) конкурсының көмеш призеры. Кызлары Наилә киләсе елда Пермь шәһәрендәге Е.А.Вагнер исемендәге медицина университетында ординатура тәмамлый. Ул әти-әнисен һәрвакыт уңышлары белән куандыра. Ноябрь ахырында өч уллары да армия хезмәтен тутырып кайта, өчесе дә Иркутск шәһәрендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 22 яшьлек уллары Наил Перьмдәге политехник университетын тәмамлаган, ә 19 яшьлек игезәкләр Әлфит белән Рәфит шул ук шәһәрдә нефть колледжында укуларын дәвам итәчәк. Егетләр Ватаны алдындагы изге бурычларын лаеклы үти, шуңа да хәрби часть җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән.
— Балалар — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур байлык, бәхет, — ди Фәйрүзә Хәниб кызы. — Тормыш юллары уңышлы үтсен өчен бөтен шартларны да тудырдык. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, җимешләрен татый башладык, димәк, дөрес юнәлештә эш алып барганбыз. Бүген улыбыз Вилдан һәм киленебез Милананың мәхәббәт җимеше — ике яшьлек оныгыбыз Эмирны тәрбияләүдә ярдәм итәбез.
Балаларының уңышлары турында сөйләгәндә Фәйрүзә Хәниб кызы шуны билгеләп үтте: кызы аның юлын сайлап медицина белеме алса, төпчек өч уллары “Таргин Механосервис” җәмгыятендә помбур булып эшләгән әтиләре кебек нефть тармагын сайлаган.
Сәләтле һәм уңышлы кеше тәрбияләү турында сүз чыккач, һичшиксез, Рәхимҗановларның балалары күз алдына килә. Сәламәт тәндә — сәламәт рух, дигән кагыйдәгә таянып яшәгән тырыш гаиләдә тәрбиягә зур урын бирелә. Балалары бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе алып үсә, шуңа да өстәлләрендә һәрвакыт үзләре әзерләгән, җитештергән файдалы ризык. Рәхимҗановларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында тавыклар, сыер, үгез, бозаулар, сарыклар асрыйлар, бал кортлары да бар. Булдыклы гаиләдә бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Чын күңелдән сөйләшү, әти-әнинең балаларына биргән алтын киңәшләре, һәм, киресенчә, — Рәхимҗановлар гаиләсендәге төп кыйммәтләр.
Киләчәккә якты өметләр баглап яшәгән гаилә балаларының берәрсе алар янында гаилә корыр дигән ышаныч белән участокларында зур, иркен йорт салган.

Читайте нас