Район хакимияте башлыгы кырында атна саен үткәрелүче оператив киңәшмәдә башка сораулар белән беррәттән социаль-мәдәни һәм торак-коммуналь комплексы объектларын 2017-2018 елгы көзге-кышкы чорга әзерләү мәсьәләсе дә каралды.
Күпфатирлы йортлар һәм пар казаннары
Бүген “Аскын җылылык челтәрләре” предприятиесе алдындагы төп бурычларның берсе — хокук саклау һәм халыкны социаль яклау биналарындагы пар казаннарын көзге-кышкы чорга әзерләү. Предприятие директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Николай Мальцев чыгышында операторлар һәм слесарьлар чираттагы укулар үтте һәм август башыннан әлеге объектларда планга ярашлы үз бурычларын үти башлады, дип билгеләде. Җиһазларны эшкә әзерләү газ бүлү һәи газдан фадалану системалары хәвефсезлеге кайгыйдәләренә ярашлы алып барыла.Николай Алексеевич әйтүенчә, пар казаннарын әзерләү сентябрь башына тәмамланачак.
Әлеге вакытка район үзәгендәге”Аскын җылылык челтәрләре” карамагындагы күпфатирлы йортларда вентиляция һәм төтен чыгу системалары “Оникс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан тикшерелгән. Аларның торышы Гагарин урамы, 24, Совет урамы, 18, Пионер урамы 3 санлы йортларда канәгатьләнерлек түгел дип табылган. Якын киләчәктә алар чистартылачак.
Моңардан тыш, предприятие тарафыннан Совет урамы, 18 һәм 42, Ленин урамы, 113 санлы күпфатирлы йортлар подъездларына, баскычларына, стеналарына ремонт үткәрелгән. Бу атнада шушы эш төре Гагарин урамындагы 14 санлы күпфатирлы йортта башкарылачак. Гагарин урамындагы 42 санлы йортның өч подъездында тәрәзә рамнары алмаштырылган. Салкыннар башланганчы Совет урамындагы 42 санлы йортта су белән тәэмин итү һәм су чыгару җайланмаларын сузу эшен тәмамларга кирәк.
Николай Мальцев чыгышын йомгаклап, тәрәзәләр, ишекләр җылыту, шулай ук күпфатирлы йортларны кышкылыкка әзерләү буенча башка эшләр сентябрь ахырына кадәр тәмамланачак дип билгеләде.
Мәгариф учреждениеләре
Район мәгариф бүлеге методисты Флидә Вәлиәхмәтова 50 белем бирү учреждениесе, шул исәптән 13 урта, сигез төп, 10 башлангыч, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм “Мельница” Балалар иҗаты үзәге, 17 балалар бакчасының кышкы чорга әзерлеге турында сөйләде.
— Мәгариф учреждениеләре өчен бүленгән 4 835 115 сум акча утын хәзерләүгә, газ пар казаннарын кышкы шартларга әзерләүгә, медосмотр үтүгә, водительләр һәм газ пар казаны операторларын укытуга, шулай ук агымдагы ремонтка юнәлдерелде, — диде ул.
Аның чыгышында мәгариф учреждениеләрендәге ремонт эшләре турында фактлар китерелде: Солтанбәк мәктәбе профнастил белән киртәләп алынган, пар казаны алмаштырылган, 1 сентябрьгә мәктәп күтәрмәсен һәм түбәсен ремонтлау эше тәмамланачак; Аскын 2нче мәктәбендә шамбо, нигез ремонтланган, укытучылар бүлмәсендә — идән, светильник, спорт залында тәрәзә тупсалары, актлар залында электр җиһазлары, гараж ишекләре алмаштырылган, капка, сәхнә, мәктәп музеенда стеллажлар эшләнгән,ашханәдә юынгычлар саны арттырылган, яңа уку елы башланганчы мәктәпкә керү урынын ремонтлау эше тәмамланачак; Карткисәк мәктәбендә Урындагы инициативларны хуплау программасы буенча түбә һәм тәрәзәләр алмаштырылган, мәктәп тышы һәм тәрәзә йөзлекләре буятылган; Петропавловка мәктәбе территориясе киртәләп алынган, җылылык трассасында торбалар алмаштырылган, “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты буенча балалар мәйданчыгы урнаштырылган; Яңа Казанчы мәктәбендә спорт мәйданчыгы эшләнгән, мәктәп остаханәсенең түбәсе калайдан профнастилга алмаштырылган; Гомәров урамында баганалар һәм юл билгеләре куелган Иске Казанчы мәктәбендә тренажер мәйданчыгы, “Күкчәчкә” балалар бакчасында су өчен фильтр урнаштырылган; Иске Күчкилде балалар бакчасында пар казаны алмаштырылган. Тюйск мәктәбе үзгәртеп корылган. Тиздән Аскын 1нче мәктәбе нигезенә гидроизоляция эшләнә. Утын тулы күләмдә хәзерләнгән.