Авылыбыз елдан-ел, көннән-көн үсә һәм матурлана. Йөздән арткан урамда мәһабәт йортлар үсеп чыга. Әмма район үзәге зурайган саен аның теге яки бу урынына барып җитү авырлаша, күбрәк вакыт таләп ителә, мәсәлән, Бакча урамыннан “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы яки “Мельница” балалар иҗаты үзәге арасы гаять зур.
— Улыбыз Илназ спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөри башлагач, Бөрмә елгасы аша күпер салу уе килде, — дип сөйли Марат Шабанов. — Ярдәм сорап авыл Советына һәм район хакимиятенең архитектура бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Минем теләгемне хупладылар һәм такта материаллар бирделәр. Язгы ташкын күперне агызмасын өчен тимер-бетон баганалар таләп ителә. Аларны сорап “Аскын электр челтәрләре” җәмгыяте начальнигы, район Советы депутаты Илшат Мөхәмәтшинга бардым. Ул шундук ризалык белдерде. Моның өчен махсус техника юнәлтте, ул чокыр казып, баганаларны утыртты. “Тик яткан таш кына мүкләнә” дип юкка гына әйтмиләр. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, аңлау һәм ярдәм таптым.
Марат Салават улы үзе алдан ук тимер трослар, кадаклар әзерләп куйган була. Аңа күршеләре Виктор Рудаков, Александр Рыбин, Юлай Әскаров, Дим Сәлимгәрәев, Нәгыйм Мөхәмәтҗанов, Рөстәм Корбанов, Василий Овчинников, Илһам Адулов ярдәмгә килә.
— Үзең һәм балаларың өчен кирәкле һәм изге гамәл кылу — бик мөһим эш. Нәрсә дә булса эшләргә тырышып карамаган кешенең генә бернәрсә дә килеп чыкмый, ә безнең, һичшиксез, барысы да килеп чыгачак дип карар иттек, — ди күршеләр.
Кем эштән соң, кем ял көннәрендә үз инструментлары белән Марат Шабановка ярдәмгә килә. Трос белән күперне ныгыталар, агач култыксалар эшлиләр, киләчәктә аларны тимергә алыштырырга ниятлиләр.
Шабанов үзе Кашка авылында туып-үскән. Әле ул вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли. Тормыш иптәше Диния Данис кызы белән кызлары Ләйсән һәм уллары Илназны тәрбиялиләр.
— Миңа эшкә еракка йөрергә туры килә. Анда табигать башкача, ә бездә искиткеч бит. Ул елның нинди чорында да матур. Минем өчен туган ягым бик кадерле! Авыл төзенә, үсә, соңгы елларда бик күп яңа йортлар һәм кибетләр, балалар мәйданчыклары һәм өлкәннәр өчен ял урыннары барлыкка килде. Намус белән эшләүче һәм моның белән туган ягын күркәмләндерүче кешеләр күп, — ди Марат Салават улы. — Үземнән соң матур эз калдырасым килә. Тормыш юлында борчулар да, шатлыклар да күп була. Иң мөһиме — үзеңнән соң калган эз тик яхшылык турында искә төшереп торырга тиеш.